Бүген Казанда педагог һөнәренең абруен һәм статусын күтәрү максатыннан оештырылган «Белем» Татарстан Мәгариф музеен ачу тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте. Музейны ачу тантанасында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Музей киңлеге КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында урнашкан. Аның җыентыгы нигезенә 1985 елда оештырылган ТР халык мәгарифе музее коллекцияләре (5000нән артык саклау берәмлеге) салынган.
«Бүген әһәмиятле вакыйга. Без укытучы һөнәренең абруен күтәрергә тиеш. Бу кешеләр безнең киләчәгебезне төзиләр. Биредә, педагоглар әзерләү үзәгендә, мәгариф музее ачыла. Аны төзегәндә без тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, укытучылар нәселенә таяндык. Барыгызны да шушы вакыйга белән котлыйм», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан рәисе чарада катнашучыларга.
Музейның төп экспозициясе берничә бүлектән тора һәм татар халкы язуы барлыкка килгәннән алып республиканың хәзерге мәгариф системасы барлыкка килгәнгә кадәрге чорны үз эченә ала.
Шулай ук кунаклар игътибарына төрле предмет өлкәләре буенча рус һәм татар телләрендәге алыштыргысыз дәреслекләр коллекциясе, интерактив зоналар һәм мультимедиа методик комплекслар тәкъдим ителде.
«Педагоглар бүләкләре» бүлегендә республиканың педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләре тарафыннан музейга бирелгән мактау билгеләре, медальләр, орденнар тәкъдим ителгән. Монда ук махсус хәрби операциядә катнашкан Татарстан педагоглары турында да белергә була. Экспозицияне Татарстанның педагогик нәселләре турында бүлек тәмамлый, анда танылган педагогларның, төрле буын вәкилләренең республиканың мәгариф системасына керткән өлеше турында документлар, бүләкләр һәм төрле материаллар бар.
Экспонат фонды фәнни концепция нигезендә Татарстанның күренекле сәнгать осталарының алыштыргысыз экспонатларын һәм сәнгать әсәрләрен максатчан сатып алу белән тулыландырылды.
Шулай ук музей экспозициясенә Рөстәм Миңнеханов татар язучысы-прозаигы Әмирхан Еники китабын һәм рус әдәбияты классигы Александр Пушкин әсәрләре җыентыгын тапшырды. Минтимер Шәймиев «Яңарыш» республика фондының 15 еллыгына багышланган «Яңарыш. Иҗат. Мирас» һәм Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» балалар китабын бирде.
Музейны ачу тантанасында шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, КФУ ректоры Ленар Сафин катнашты.