Яңа уку елына Казанда 12 мәктәп ашханәсе яңартыла, төзелеп килүче мәктәптә тагын бер мәктәп рестораны ачылачак. Нәтиҗәдә, мәктәп ашханәләрендә балаларны утырту урыннары саны 700 гә диярлек артачак. Төзелеш эшләренә республика бюджетыннан 271 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
«Быел гына да без 12 мәктәп ашханәсен, ягъни мәктәп рестораннарын төзекләндерәчәкбез. Без бу фикер белән беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәч, кешеләргә мәктәпләрдә рестораннар булырга мөмкинлеген аңлау кыен иде. Ләкин без моны эшли башладык, һәм ил президенты Владимир Путин башлангыч мәктәп балалары бушлай тукланырга тиеш дип игълан иткәч, илкүләм проект һәм президентның шәхси игътибары ярдәмендә без аны гамәлгә ашырабыз. Бу программаны үстерү барышында төбәк проектлары да, безнең республика программасы да барлыкка килде. Рөстәм Нургалиевичка безгә ярдәм иткәне өчен рәхмәт, һәм без бу эшне бергә дәвам иттек, туклану департаменты, шәһәр бюджеты, мәктәп директорлары һәм ата-аналар комитетларының уртак тырышлыгы шундый нәтиҗәгә китерде», — диде Илсур Метшин.
Мәктәп ашханәләрен төзекләндерү һәм яңарту инде бишенче ел башлангыч мәктәп укучыларына түләүсез кайнар ризык бирү турындагы закон кысаларында алып барыла.
Төп программага өстәмә рәвештә туклану департаменты тарафыннан 53 млн сумга мәктәп ашханәләрендә җиһазлар алыштырылачак, дип хәбәр итте Рима Мөхәммәдшина.
Ул шулай ук җиһазларның барлык мохтаҗ булган мәктәпләрдә дә яңартылачагын билгеләп үтте. Барлык уку йортлары өчен савыт-саба, кухня әсбаплары һәм махсус киемнәр сатып алыначак. Уку елына әзерлек өчен туклану департаменты 98 млн сум акча бүлеп биргән.
Шулай итеп, уку елы башына Казанда 188 мәктәп рестораны булачак, ә балаларгы утырту урыннары саны 700 гә диярлек артачак.