Соңгы 20 елда Казанда парклар һәм скверлар мәйданы биш тапкырга арткан. Шәһәрдә 56 иҗтимагый киңлек төзекләндерелгән. Быел шәһәрдә территорияләрне төзекләндерү буенча җиде проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән өчесе «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча. Алар арасында: Серов һәм Акчарлак күлләре урамындагы бульварның икенче чираты, Миславский урамындагы сквер. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Программаның дәвам ителүе сөендерә. Татарстан рәисе Рөстәм Нургалиевичка һәм Республика Хөкүмәтенә бу катлаулы чорда, зур чыгымнарга карамастан, бу программаларның кыскартылмавы өчен рәхмәт. Хәзер шәһәр кешеләренең һәм башкала кунакларының тормышын каралган, һәрвакыт җанлы, төзек почмаклардан башка күз алдына китерүе кыен. Әле 10 ел элек, Казанның 1000 еллыгыннан соң да, шул ук Горький исемендәге парк һәм башка киңлекләр ташландык һәм ямьсез иде. Бүген көндез дә, төнлә дә анда тормыш кайный, һәм бу, һичшиксез, әлеге мөһим программаның нәтиҗәләре», – диде Илсур Метшин.
Миславский урамындагы сквер яшел аланга әвереләчәк. Әлеге киңлектә фонтанны төзекләндерү, юлларны яңарту, өстәмә яктырту һәм территорияләрне яшелләндерү планлаштырыла. Фонтанга Зилант скульптурасын урнаштырачаклар.
«Шәһәрнең йөзек кашы — зур булмаган, ләкин бик нәзакәтле объект — Кремль урамындагы 7 нче йорт янында, «Черек күл»гә төшү урынында барлыкка киләчәк. Анда Зилант скульптурасы урнаштырылачак, аны танылган яшь скульптор эшли. Без шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында «Казан» Гаилә үзәге янында бер символ – касә барлыкка килүен теләдек. Без һәрвакыт аның «казан» икәнен һәм ни өчен безнең «казан» икәнен аңлата идек. Шәһәребезнең шундый ук лаеклы символы итеп без Зилантны ясарга телибез. Сквер Казан халкы һәм кунаклары өчен җәй ахыры – көз башында ачык булачак», – диде Илсур Метшин.
Эшчеләр скверда сүтү һәм монолит бетон эшләрен төгәлләделәр, җәяүлеләр юлларын ябуга күчтеләр, дип сөйләде Игорь Куляжев.
Шул ук вакытта Серов урамында бульварны төзекләндерүнең икенче чираты дәвам итә. Эшләр тукталыш пунктыннан алып сулыкка кадәр 1 гектарга якын мәйданда алып барыла. СИБУР ярдәме белән күлне чистартачаклар, бу аны киләсе елга планлаштырылган су тирәсендәге территорияне төзекләндерү өчен әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. «Бу территориядә тыныч ял итү зоналары, ишарәләр теле дәресләре өчен зона, җәмәгать бакчасы, шулай ук су белән уеннар өчен мәйданчык булдырылачак», – дип сөйләде Игорь Куляжев.
Докладчы шулай ук СИБУР ярдәме белән бульварда 80 кв.м мәйданлы күпфункцияле күшәк төзү планлаштырыла, анда казанлыларны экология буенча мәгариф чаралары үткәреләчәк, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә велосипед прокаты өчен бина каралачак, дип өстәде.
Хәзер урында сукмакларның һәм инженерлык челтәрләренең көчәйтелгән нигезе, шул исәптән Серов урамындагы 29 нчы һәм 35 нче йортлар янында яңгыр суларын җыю өчен яңгыр сулары канализациясе корыла.
«Социаль җаваплы бизнесның иң яхшы вәкиле буларак, «СИБУР» компаниясе бульварның икенче өлешен тәмамлау буенча җитди финанс йөкләмәсен үз өстенә алды. Район «Безнең ишегалды» программасы буенча зур эш башкара, шулай ук республикабыз рәисе Рөстәм Нургалиевич белән 16 йортның фасадларын тәртипкә китерү, аларга капиталь ремонт ясау турында килештек», – диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, узган ел 1,7 га мәйданда — мәчеттән алып «Серов урамы» тукталышына кадәр төзекләндерү эшләре башкарылды. Территориядә балалар мәйданчыклары, сизгер бакча, вакыйгалар мәйданы, бочча уйнау мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, тыныч ял итү зонасы һәм башкалар барлыкка килде.
Быел Кече Акчарлак күлләрен төзекләндерү дәвам итәчәк, территорияне кече архитектура биһазлары – эскәмияләр, спорт күнегүләре ясай өчен махсус җайланмалар белән тәэмин итәчәкләр, ә Зур Акчарлак күлендә тагын бер күзәтү мәйданчыгы булдырачаклар. Экологлар тәкъдиме буенча, июль башында, акчарлакларның оя кору чоры тәмамланганнан соң эшкә керешү планлаштырыла. Ситуацияне ТР Фәннәр Академиясе һәм шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты белгечләре күзәтә.
«Акчарлак күлләрендә заманча медицина үзәге һәм сәламәтләнүчеләрне тернәкләндерү өчен генә түгел, микрорайонда яшәүче халыкны тернәкләндерү өчен дә булдырылган искиткеч зона урнашкан», — дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Зур Чайка күле янындагы мәйданчыкны төзекләндерү эшләре узган ел башланып китте һәм тәмамланды. Паркта эскәмияләр белән ял итү зонасы, күзәтү мәйданчыклары, кофейня өчен бүлмәләр һәм җәмәгать бәдрәфләре булган зур булмаган күшәк барлыкка килде. Шулай ук Адоратский урамы белән җәяүлеләр өчен яңа элемтә булдырылды.
Шулай ук Игорь Куляжев искә төшергәнчә, 9 Майда Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган вакытлыча гына мемориал ачылды. Мемориал янына түшәлгән таш җәеп, истәлекле таш тирәсен яшелләндергәннәр һәм латун такта урнаштырганнар.
Аны урнаштыру теләге белән сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре чыгыш ясады. Киләчәктә иҗтимагый мәйдан территориясендә МХО геройларын искә алу аллеясы булдырылачак. «Иртә җылы яз һәм Җиңүнең 80 еллыгына шәһәрдә мөмкин кадәр күбрәк эшләргә теләгебез төзекләндерү эшләрен тизләтте. Һәр объект үзенчә мөһим, һәм аларның һәрберсе үзенчә алыштыргысыз», — дип ассызыклады Илсур Метшин.
Декабристлар урамындагы «Молодежный» скверы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан истәлекне мәңгеләштерү өчен тагын бер иҗтимагый киңлек булды. Монда фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл куелган һәм аның тирәсен төзекләндергәннәр.
«Бронзадан ясалган тоннага якын авырлыктагы һәм 3 метр биеклектәге һәйкәл Мәскәү скульпторлары Денис Мельников һәм Захар Карамян эскизы буенча ясалган. Проект язучының туганнары теләген исәпкә алып эшләнде», — дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен сайлау өчен онлайн-тавыш бирү дәвам итә. 14 яшьтән өлкәнрәкләр бер генә киңлек өчен тавыш бирә яки төзекләндерү өчен үз вариантын тәкъдим итә ала. Сораштыру узу якынча 5-7 минут вакыт ала. Ул сайтта һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә үткәрелә.