Бүген Казанның 42 нче мәктәбе территориясендә Россия Герое, МХО катнашучысы Дамир Гыйлемханов бюстын ачу тантанасы булды. Чарада ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, шулай ук «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәте вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәп укучылары һәм педагоглары катнашты.
Россия Герое Дамир Гыйлемхановка бюст ачу тантанасында аның гаилә әгъзалары — әнисе Ленария Хәсбиулла кызы Гыйлемханова, сеңлесе Рузилә Рәшид кызы Гыйлемханова катнашты. Тантанада шулай ук Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Дамир Исламовның сеңлесе Динара Алтынова да катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Искәртәбез, элегрәк 42 нче мәктәпкә Россия Герое, махсус хәрби операциядә катнашучы Дамир Рәшид улы Гыйлемханов исеме бирелгән иде.
Тантанада катнашучылар Ватан өчен һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Россия Герое, Казанның 42 нче мәктәбен тәмамлаган сугышчы — танкист Дамир Гыйлемханов үзенең экипаж командиры - тагын бер татарстанлы Дамир Исламов белән тигез булмаган сугышта һәлак булган, дошманның дүрт танкын юк иткән.
«Безнең геройларның исемнәре Россиянең героик тарихы битләренә мәңгегә язылган. Алар махсус хәрби операциядә катнашкан беренче татарстанлылар — Россия Герое исеменә лаек булдылар», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Дамир Гыйлемхановның фидакарьлеге – батырлык һәм кыюлык үрнәге, дип ассызыклады Татарстан рәисе һәм Дамир гаиләсенә, барыннан да элек аның әнисе Линария Хәзбибулла кызына тирән рәхмәт белдерде.
«Сез искиткеч ул үстергәнсез, Ватанны кыю саклаучы, аның белән безнең республика һәм бөтен ил горурлана. Бик зур рәхмәт Сезгә!», — диде Рөстәм Миңнеханов геройның әнисенә.
Аерым сүзләрне ул Дамир укытучыларына һәм педагогларына юллады, алар мәктәп укучысына Ватанга мәхәббәт һәм югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләделәр.
«Безнең катлаулы заманда яшьләрнең үз геройларын « уйлап та тормыйча Ватанны саклауга баскан, үз хәрби бурычын батырларча һәм кыю үтәгән кешеләрне белүе аеруча мөһим. Безнең изге бурычыбыз — Дамир Гыйлемханов һәм барлык геройларыбыз турында якты истәлекне саклау, киләсе буыннарга намус, абруй һәм Ватанга тугры хезмәт итү идеалларын тапшыру. Дамир Гыйлемхановның батырлыгы яшь егетләр өчен батырлык, ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып тора», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Герое, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рәсим Баксиков ассызыклаганча, җыелганнарның барысы да сугышчан иптәше, Россия Герое Дамир Гыйлемхановка рәхмәт һәм тирән хөрмәт белдерә, ул Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. «Безнең һәрберебез — армия һәм дәүләткә хезмәт белән бәйле — мондый батырлыкның бәясен белә. Дамир исеме Россия солдатының какшамас рухы символы булды, ул үз иленең намусын һәм абруен хәтта үз тормышы бәрабәренә дә яклый», — диде Рәсим Баксиков.