«Хөрмәтле ветераннар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре! Кадерле казанлылар!
Чын күңелдән сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм!
9 Май — бердәм халкыбызның сыгылмас ихтыяр символы, явызлык өстеннән яхшылык тантанасының гәүдәләнеше, Ватанны саклаган һәм кешелек тарихына мәңгелеккә үз исемен язып куйган һәркемнең хәрби дан һәм чиксез батырлыгының иң югары ноктасы.
Чын патриотларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп, без дистә еллар дәвамында әтиләребезнең, бабаларыбызның һәм өлкән бабаларыбызның үлемсез батырлыгын кичерәбез. Аларның гаделлек өчен көрәштә ныклыгы, кыюлыгы һәм куркусызлыгы безнең генетик кодка беркетелгән, Россия халкының аерылгысыз җан кисәге булып тора.
1945 елгы Җиңү безнең өчен мәңгелек әхлакый юнәлеш, чын мәхәббәт һәм туган җиргә тугрылык үлчәме булып хезмәт итә. Бу җиңүне, милли горурлык хисен һәм Ватан геройларына соклануны беркем дә тартып ала алмаячак!
Кадерле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, блокададагы Ленинград халкы, без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы. Сез безгә киләчәк, иҗат итү һәм ачышлар ясау мөмкинлеге, тормыш бүләк иттегез. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!
Сезнең һәрберегез — бүген батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, Россия мәнфәгатьләрен дәүләт чигендә яклаучы хәрби хезмәткәрләр һәм иреклеләр өчен үрнәк. Ышанам ки, Бөек Җиңү мирасы киләчәктә дә Ватаныбызны ышанычлы якларга һәм үстерергә ярдәм итәчәк.
Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Өйләрегездә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, ә йөрәгегездә бары тик шатлык кына яшәсен. Туганнарыгызның чиксез җылысын һәм якын кешеләрегезнең елмаюын телим!» — диелә котлауда.