Казанда 13 ноябрьдә «Дөреслектә көч – горурлык һәм җиңү» НАТОның хәрби техника күргәзмәсе ачылачак. Анда шәһәр халкы һәм кунаклары трофейларны күрә һәм махсус хәрби операция уздыру зонасында сугышчыларга нәрсә белән эш итәргә туры килүен аңлый алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина сөйләде.
«Махсус хәрби операциядә ниләр булганын, безнең егетләребез, Ватанны саклаучыларыбыз турында көн саен уйламый торган бер генә битараф кеше дә юк кебек», – диде мэр Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, шәһәр беренче көннәрдән үк хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре турында кайгырта, ә Татарстаннан шефлы территорияләрдә яшәүчеләр өчен казанлылар гуманитар ярдәм җыялар. «Трофей техникасы күргәзмәсе – безнең белән алар арасындагы җеп, ул үз күзләре белән безнең сугышчыларның нинди корал арсеналына каршы торуын, тыныч халыкның ни белән эш итүен күрергә мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә казанлыларның күбесе күргәзмәдә булырга тели, шул исәптән балалар һәм мәктәп укучылары», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Экспозициядә – Украинага хәрби ярдәм сыйфатында НАТО илләре тарафыннан китерелә торган техниканың 14 үрнәге. Төп экспонат Abrams булачак – АКШның хәрби танкы авырлыгы 66 тоннадан артык булган.
Теләгән һәркем экспонатлар турында белә алачак: РФ Оборона министрлыгы хәрби хезмәткәрләре машиналарның төп тактик-техник характеристикалары турында сөйләячәк. Экспозициянең мөһим өлеше QR-кодлы стендлар булачак, алар ярдәмендә килүчеләр хәрби техника җиңелү мизгелләре белән видеоны карый алачак.
Күргәзмәнең аерым мәйданчыгын ату коралына багышлаячаклар. Кунаклар ракета-артиллерия коралланышының 40тан артык үрнәген күрәчәк. Экспонатлар арасында Америка пистолетлары һәм Браунинг пулеметы, М-16 штурм винтовкасы, УАГ-40 Украина гранатометы, Javelin (АКШ) һәм NLAW (Швеция) танкка каршы комплекслары элементлары булачак. Үрнәкләрне кулда тотып, алар белән фотога төшәргә рөхсәт ителә.
Моннан тыш, күргәзмә территориясендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылачак һәм «Солдатька хат» акциясе узачак.
Күргәзмә 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле. Килүчеләр хәрби техника белән көн саен 10:00 нан 16:00 га кадәр таныша алачак. Экспозиция шәһәрнең Үзәк стадионы парковкасында урнашачак.
Күргәзмә РФ Оборона министрлыгы ярдәмендә «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан оештырылды.