Казан теннис академиясендә 16 ноябрьдә «Наше поколение» («Безнең буын») балалар автор җыры халыкара телевидение конкурсының финалы узачак. Анда 15 илдән конкурсантлар катнашачак. Телетапшыру тамашачылары сайтта ошаган җыр өчен тавыш бирә алачак. Конкурста Россияне Казан триосы тәкъдим итәчәк. Конкурсны уздыру турында эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитетның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
«Безнең буын» конкурсы — бер ишек ябылганда, һичшиксез икенчесе табылуының ачык мисалы. Балалар җырының яңа көчле халыкара телевидение конкурсы барлыкка килде, һәм аның Казанда узуы безгә аеруча шатлыклы – без уздыру, оештыру һәм телетапшыру өчен сайланганбыз, аны дөньяның күп илләрендә күрәчәкләр. Ләкин безнең яхшы дустыбыз һәм партнерыбыз, маэстро Игорь Крутой һәм аның командасы барысын да бик лаеклы эшләячәк, дип ышанам», – дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин. Ул казанлыларны талантлы яшь башкаручыларга актив ярдәм итәргә чакырды.
«Безнең буын» халыкара конкурсының финалында Россия, Кытай, Бразилия, Уганда, Кения, Мадагаскар, Мисыр, Монголия, Нигерия, Әрмәнстан, Беларусь, Һиндстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Эфиопиядән 9 яшьтән 16 яшькә кадәрге катнашучылар чыгыш ясаячак.
Россияне Казанның «Ежевика» фолк-проекты «Хлебные косы» җыры белән тәкъдим итәчәк. Триода катнашучылар — Казан балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүчеләр — бөтен илдән берничә йөз талантлы бала арасыннан сайлап алынды. Милли чорда аларны музыкантлар һәм композиторлар бәяләде, алар арасында Константин Роботов, Иван Чебанов, Игорь Смирнов, җырчы Акмаль бар иде.
«Безнең буын» конкурсында җиңүчене жюри билгеләячәк, аның составына һәр илдән музыка сәнгате өлкәсендә бишәр профессионал керәчәк. Моннан тыш, теләгән һәр тамашачы проектның рәсми сайтында ошаган җыр өчен тавыш бирә алачак. Әгәр халык һәм профессиональ жюри фикерләре туры килмәсә, ике җиңүчене игълан итәчәкләр. Тамашачылар тавыш бирү сайтта 15 ноябрьдә Мәскәү вакыты буенча төш вакытында ачылачак.
Финалны НТВ федераль каналында 16 ноябрьдә 21:20 сәгатьтә трансляцияләячәкләр. Фестивальне Россия телевидениесе йолдызлары Регина Тодоренко һәм Алексей Воробьев алып барачак. Чарага Казан мәктәп укучылары һәм студентлары, шулай ук иҗтимагый хәрәкәт активистлары чакырылачак.
Конкурсны Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Президентның Мәдәни инициативалар фонды, ТР Хөкүмәте һәм Казан мэриясе ярдәмендә «Академия современного искусства» иҗади үсеш үзәге үткәрә. Чараның стратегик партнеры булып гомумроссия «Беренчеләр хәрәкәте» тора.
Проект яшь талантлы автор-башкаручыларны үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә, аларның иҗатын таратуга, шулай ук катнашучы илләрнең милли мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.