Алдагы көнне Казанда БРИКС+ илләре шәһәрләренең Халыкара форумы тәмамланды. Аның катнашучылары – 200 мэр, вице-мэр һәм 20 илдән җирле хакимият ассоциацияләренең җитәкчеләре иде. Ратушада форумда катнашучылар БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясен оештырып җибәрделәр, декларация кабул иттеләр һәм рәис итеп Казан мэры Илсур Метшинны сайлап куйдылар. ТР башкаласы башлыгы БРИКС уеннарын һәм эшлекле чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде һәм бик зур иҗади эш башкарылуын билгеләп үтте.
«Бу Казан оештырган һәм үзе катнашкан беренче генә глобаль халыкара вакыйга түгел. Ләкин бу оештыру эшләре белән без үзебез мөстәкыйль шөгыльләнгән беренче һәм бик масштаблы чара. Мин хәзер БРИКС+ илләре шәһәрләре һәм муниципалитетлары Ассоциациясен оештыру җыелышы турында. Рәсәйгә санкцияләр басымы шартларында, вакыйганың әһәмиятен бәяләп бетерү авыр, без бөтен дөньяны кабул иттек», – диде мэр.
Илсур Метшин билгеләвенчә, форум катнашучылары планетаның өчтән бер өлеше – 2,6 миллиард кешенең мәнфәгатен яклый. Аның сүзләренчә, иң вәкаләтлеләрдән берничәсе Кытай, Һиндстан, Бразилия, Көньяк Африка республикасы, Төркия һәм шулай ук БДБ илләре делегацияләре иде.
Шәһәр башлыгы ассоциациядә катнашучыларга Рәсәй президенты Владимир Путинның сәлам юллавының мөһимлеген бәяләп үтте. Ул үзенең мөрәҗәгатендә берләшүнең кыйммәтен билгеләп, муниципаль хезмәттәшлеккә, кардәшлек бәйләнешләренә күрсәтте.
Казанда узучы халыкара чараны актив рәвештә ММЧ яктырттылар, шул исәптән, федераль телеканалларның барлык алып баручылары ассоциация төзелү турында сюжетлар бастырып чыгарды.
Аудиторияне исәпли торган сервис бәясе буенча, ММЧнда берләшмәне оештыру турындагы яңалыкны 78 млннан артыграк кеше, ә социаль челтәрләрдә – бөтен дөнья буйлап 3 млннан артыграк кеше күргән. «Шуларның 10% ында гына булса да Казан һәм Татарстанны күрү теләге тусын иде. Туристларны җәлеп итү – безнең эшчәнлегебезнең бер өлеше генә ул. Ә, гомумән, без иң яхшы практика һәм кейслар белән бүлешү буенча уртак эшчәнлек турында фикер алыштык. Барыбызның да бурычлары бер: без муниципалитетлар халкы алдында җавап бирәбез, җаваплылык зонасы мөһим, шуңа күрә вакытны югалтырга ярамый. Без бергә булдырган корабның киләчәге өметле һәм уңышлы булыр, дип ышанабыз», – дип белдерде мэр.
«Ассоциация катнашучыларының активлыгы без көткәннән дә артыграк булды. Кунакларның бәясе буенча, без бик яхшы башкарып чыктык. Моның белән барыгызны да тәбрик итәм. Ассоциация үз эшен башлап җибәрде», – дип сүзен йомгаклады ТР башкаласы башлыгы.
Халыкара форум белән беррәттән шәһәрдә БРИКС уеннары да үткәрелде. Шуңа күрә оештыручылар, отель һәм сервис хезмәтләренең эше ике тапкырга күбрәк булды. Барлык вакыйгалар да 23 нче июнь көнне өч мәйданда сабан туен бәйрәм итү белән төгәлләнде.
«Рәсәйнең күпмилләтле бердәмлеген күрү бик мөһим, ул бер матур көзге кебек, кунакларга илнең ничек яшәвен күрсәтте. Без алган кайтавазларга шатбыз. Мэрлар, спортчылар һәм кунакларның хис-кичерешләре турында сөйләүләре өчен, ММЧна рәхмәт. Бу безнең өчен кадерле», – диде мэр.