28 нче июньдә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда гомумшәһәр чыгарылыш бәйрәме узачак. Мәйданчык шәһәрнең 200 гомуми белем бирү учреждениесеннән 6 меңгә якын укучыны берләштерәчәк. Хедлайнер җырчы Анет Сай булачак. Бу хакта башкарма комитетта эшлекле дүшәмбедә балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Чыгарылыш балының мәктәпне тәмамлаган укучылар хәтерендә калуын бик теләр идем, — дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. — Бәйрәм аларга ошасын өчен тырышырга кирәк, һәм без алар өчен борчылганлыгыбыз турында һәм аларга ярдәм итәргә әзерлегебез турында, бары тик яхшылык кына теләвебез турында аңласыннар иде. Чыгарылыш укучыларының бәйрәмнәре шәһәрдә тиешле үтүен телибез».
Шәһәр башлыгы чаралар уздырганда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кушты. «Эчке эшләр идарәсеннән коллегаларыбыз, район администрацияләре башлыклары һәм ата-аналар комитетлары, игътибарыгызны шунда юнәлтүегезне үтенәбез», — диде Илсур Метшин.
Алия Заһидуллина «Татнефть Арена»дагы концертның онытылмаслык өлеше булып, чыгарылыш укучыларын олы тормышка озатучы 15 сыйныф җитәкчесенең хор чыгышы тәкъдим ителәчәк, дип өстәде. Укучылар белән алар Леонид Агутинның «На сиреневой Луне» җырын башкарачак, ә аннары чыгарылыш укучылары белән вальс биичәкләр.