Казанның Яңа Савин районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча бу елның иң зур йорт яны территорияләренең берсен төзекләндерәләр. Эшләр Голубятников урамындагы 22, 24, 26, 26а нчы йортлары янында башкарыла. Аларда 1,5 меңгә якын кеше яши. Шәһәр кешеләре үтенече буенча ишегалдында автомобиль парковкасын саклыйлар, ял итү өчен чатырлар урнаштырачаклар, чәчәклекләр куячаклар. Моннан тыш, шәһәр янәшәдә урнашкан күл янын төзекләндерү мөмкинлеген караячак. Бүген ремонт барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты.
«Быел 454 йортның ишегалларын республика программасы буенча Казанда төзекләндерәбез. Голубятников урамындагы ишегалды быел иң зурларыннан берсе булды: ул дүрт йортны һәм 1,5 меңгә якын кешене үз эченә ала. Гомумән алганда, программа ярдәмендә 100 мең казанлының яшәү шартлары яхшыра. Эш күп әле, кешеләргә яңартылган территорияләр ошар дип өметләнәбез», — диде Илсур Метшин.
Голубятников урамындагы 22 нче йортта яшәүче Майя Рабкина һәм Ольга Гайнетдинова башланган төзекләндерү өчен мэрга рәхмәт белдерделәр. Эшләр башланыр алдыннан халык белән җыелышлар үткәрелде, анда алар ишегалдын планлаштыру һәм функциональ тулыландыру буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Халык, беренче чиратта, өлкәннәрнең тыныч ял итү зоналарын һәм балалар өчен уен мәйданчыкларын булдыруны сорады.
Ишегалдында балалар өчен махсус җиһазлары булган ике зона оештырылачак. Берсе — 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар өчен, үрмәләү элементлары, таган һәм уен җыелмалары белән, ә икенчесе кече яшьтәге балалар өчен, комлык һәм «Оя» таганнары белән төзеләчәк.
Спорт белән шөгыльләнү өчен җирле җитештерүчедән борыслар һәм турниклы күнегүләр комплексы һәм капкалы мини-футбол кыры каралган. Шул ук вакытта өлкән яшьтәгеләр һәм яшүсмерләр өчен мәйданчыкта динамик күнегүләр өчен җиһазлар өстәячәкләр.
Автомобильләр өчен барлык урыннарны да яшәүчеләрнең үтенече буенча саклап калдылар, әмма хәзер вак таш зонасы урынына асфальт-бетон өслекле матурайтылган мәйданчык барлыкка килде. Парковка 71 машинага исәпләнгән, барлыгы ишегалдында 103 берәмлек транспорт өчен урыннар каралган.
«Парк мәйданчыгы матур һәм иркен килеп чыга. Мин сезгә үзара килешергә, кайвакыт аны чаралар үткәрү өчен азат итәргә тәкъдим итәм, мәсәлән, бәйрәмнәрдә — Балаларны яклау көне яки Яңа елда», — дип тәкъдим итте халыкка идеяне мэр.
Үз чиратында, биредә яшәүчеләр янәшәдә урнашкан күлне төзекләндерү тәкъдиме белән чыктылар.
«Без хәзер «Экология» милли программасына кушылырга тырышырбыз, анда күлләрне тергезү юнәлеше бар. Безгә моның өчен су анализын алырга, проект документациясен әзерләргә һәм аннары гариза бирергә кирәк. Бу мәсьәләне эшкә алырбыз, хәл итәрбез», — дип җавап бирде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
Ишегалды территориясендә 5,8 мең кв.м мәйданлы яңа асфальт-бетон өслек җәелә, ә 1,4 мең кв.м мәйдандагы тротуарлар кварталның җәяүлеләр элемтәсен формалаштырачак. Ремонт эшләре барышында ишегалдында барлык яшеллек сакланачак. Эскәмияләр белән бергә ябыштырылган түгәрәк чәчәклекләр куячаклар, йортларда яшәүчеләр куаклар һәм агачлар утыртырга планлаштыралар. Тротуарны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын яктырту өчен 31 багана урнаштырачаклар, территорияне 98 өстәмә архитектура элементлары бизәячәк.
Хәзер эшләр яртылаш башкарылган. Ишегалдын төзекләндерүне август ахырына төгәлләү планлаштырыла.
Быел «Безнең ишегалды» программасы буенча комплекслы төзекләндерү кысаларында Казанда барлыгы 3,75 млрд сумга 454 йорт территориясе яңартылачак. Шуның 3,15 млрд сумын — яңа асфальт-бетон өслек салу өчен, 302,2 млн сумын — яктырту системасы җайланмасына, 302,2 млн сумын өстәмә бизәү архитектура элементларын сатып алу һәм урнаштыру өчен җибәрәчәкләр.
Бик күп ишегаллары Вахитов һәм Идел буе районнарында (77), шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарында (66) төзекләндерәчәкләр. Совет районында 60 йорт төзекләндереләчәк, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районында — 50. Казан буенча программаны үтәүнең гомуми проценты 40,9%тан артык. Бу яхшырту шәһәрнең 20 мең кешесенә кагылачак.