«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС Уеннарын ачу тантанасы булды. Уеннар 23 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кунаклары Россия Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин, РФ президенты киңәшчесе, РФ Олимпия комитетының беренче вице-президенты Игорь Левитин, РФ спорт министры Михаил Дегтярев, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР башкаласы мэры Илсур Метшин булды.
Тамашачыларны видеоформатта ил президенты Владимир Путин сәламләде. «БРИКС уеннарын кунакчыл, үзенчәлекле Казан һәм Мәскәү кабул итә. Үз тарихына, күпмилләтле мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә бай һәм бер үк вакытта киләчәккә омтылган шәһәрләр. Болар барысы да БРИКСның рухын һәм мөхитен тулысынча чагылдыра», — диде ул.
Аның сүзләренчә, БРИКС — ул үзенчәлекләрен саклап, динамик рәвештә үсә торган илләр берләшмәсе. Алар, бергәләшеп, масштаблы бурычларны хәл итә һәм бер-берсенең ышанычына, ныклы дуслыгына һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләр үрнәген күрсәтә.
«Оешма эгидасы астында спорт уеннары — һәрьяклы сәяси, икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекнең мөһим өлеше. БРИКСның дөнья мәсьәләләрендә роле арта. Шуңа күрә Уеннарның популярлыгы, сәяси тыкшынудан һәм басымыннан азат булган, бөтен дөньяның атлетларын берләштерүче ярышлар буларак җәлеп итүчәнлеге үсәчәк, дип ышанам», — дип ассызыклады президент.
Дәүләт башлыгы быел беренче тапкыр ярышларның ачык форматта узуына игътибарны юнәлтте, бу мәдәниятара аралашуны киңәйтүне чагылдыра.
«Казанда дөньяның 90 иленнән атлетлар кабул итү аеруча күңелле», — дип мөрәҗәгать итте тамашачыларга Михаил Дегтярев. «Россиядә масштаблы халыкара ярышлар уздыру тәҗрибәсе зур. Исегезгә төшереп үтәм, быел Сочида Олимпия уеннарына 10 ел тула».
РФ Спорт министрлыгы билгеләвенчә, Президент йөкләмәсе буенча спорт илебезнең һәр почмагында үсеш ала. «Казан һәм Татарстан БРИКС Уеннарын югары дәрәҗәдә уздырачагына ышанам. Барыгызга да ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим. Чөнки Россияне һәм спортны ярату безне берләштерә. Уңышлар!», — дип белдерде Михаил Дегтярев.
БРИКС Уеннарын ачу тантанасы Россия көнен бәйрәм итү белән туры килде. Бу вакыйга белән тамашачыларны Рөстәм Миңнеханов котлады. Ул РФ президентына Татарстанда әлеге киң колачлы ярышларны кабул итүгә ышаныч белдерүе өчен рәхмәт белдерде.
«Дөньяның барлык почмакларыннан күп санлы спортчыларның катнашуы — спортның чикләре булмавы һәм аның сәясәттән тыш булуы турында ачык һәм ышандыргыч дәлил. БРИКС уеннары безнең илләр һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачак. Уеннар дуслык, тынычлык һәм татулык атмосферасында узачагын беләм», — диде ТР рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, кунакларга уңайлы һәм кызыклы булсын өчен, аларда бары тик якты хис-кичерешләр һәм иң яхшы хатирәләр генә кадыру өчен барлык мөхит тудырылган.
«Барлык спортчыларга да матур, гадел көрәш һәм югары нәтиҗәләр телим, ә җанатарларга — саф хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф телим. Хәерле юл, алга!» — дип тәмамлады республика рәисе.
Әлеге вакытта «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС Уеннарында катнашучылар һәм кунаклар өчен бәйрәм программасы уза. Иҗади коллективларның чыгышлары Татарстан һәм Россия тарихына һәм мәдәниятенә багышланды. Концерт залында катнашучы илләрнең традицион парады узды. Уеннарда 90 нан артык ил катнаша. Россия гимнын Татарстанның халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина башкарды. Концертны турыдан-туры тапшыру «ТНВ» телеканалында алып барыла.
Халыкара чарада 5 меңнән артык кеше катнашачак. Ярышлар 27 спорт төре буенча узачак: дзюдо, спорт көрәше, бокс, суга сикерү, синхрон йөзү, теннис, спорт һәм нәфис гимнастика, фехтовкалау, җиңел атлетика һәм башкалар. Катнашучылар арасында 387 медальләр җыелмасы уйнатылачак.
БРИКС Уеннарын үткәрү өчен Татарстан Республикасы башкаласында 16 спорт объекты әзерләгәннәр һәм 2 мең кешедән торган волонтерлык төркеме оештырганнар. Россияне меңнән артык атлет тәкъдим итәчәк, шул исәптән, 29 Казан спортчылары.