Казан мэры Илсур Метшин шәһәр мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Мөселман бәйрәмнәренең берсе буларак, ул Аллаһы Тәгаләнең мәхәббәтен һәм мәрхәмәтен чагылдыра. Күп йөз еллар дәвамында без аның гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйбыз, язылган йолаларны бергәләп башкарабыз.
Әгәр дә хаҗ кылу ислам диненең иң бөек ноктасы буларак мөһим булса, Корбан бәйрәме өммәтне берләштерә, безне яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә һәм үзара ихтирамга өнди.
Әлбәттә, бу Татарстан башкаласы өчен дә үзенчәлекле көн. Казанда төрле дин һәм милләт вәкилләре яши. Елдан-ел шәһәр дуслык һәм диннәр арасындагы татулык үзәге буларак дөньякүләм танылу ала.
Безнең мегаполис гүзәлрәк һәм кунакчылрак була баруында һәркайсыгызның хезмәте бар. Бары тик сез барлык халыкларны бердәм принципларга нигезләнгән җылы мөхиттә берләштерәсез. Сез — бөтен Россия өчен ачык мисал, һәм мин уртак тырышлык белән без Казанны үстерүне дәвам итәчәкбез, гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөрәчәкбез дип ышанам.
Бу якты бәйрәмдә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим! Өегездә һәрчак тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә Аллаһы Тәгалә сезнең догаларыгызга һәм изге ниятләрегезгә колак салсын.
Корбан гаете мөбарәк булсын!