(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь, Камилә Вилданова). Казан Мэриясе «Шәһәр драйверлары» проектын башлап җибәрә, ул теләүчеләргә кадрлар резервына эләгергә мөмкинлек бирәчәк. Конкурста тәҗрибәле идарәчеләр дә, яшь, амбицияле лидерлар да катнаша ала. Бүген гариза бирү этабы башлана. Яңа проект һәм анда катнашу шартлары турында эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары, Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова сөйләде.
«Мэриягә ишек һәркемгә ачык. Монда эшләү – социаль лифт. Студент булып килеп, хакимият башлыгына кадәр менү, теләсә кайсы юнәлешне җитәкләү турында хикәя. Без ачык һәм инициативалы, профессиональ, яшь һәм олы кешеләрне көтәбез. Шуңа күрә проектка барлык җитәкчеләрне дә кушылырга чакырам һәм конкурсны лаеклы әзерләүне сорыйм», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Бүген конкурсның заявка этабы башлана, ул онлайн уза. Сайтта анкета тутырырга, кыска видеопрезентация яздырырга һәм рекомендация хаты тәкъдим итәргә кирәк. Гаризаны 5 нче ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин.
«Югары белем һәм идарә итү эшчәнлегенең ике еллык стажы турындагы формаль таләпләрне атарга кирәк кебек, әмма чын мәгънәсендә төп критерий – Казанны тагын да яхшырак итү теләге – сүздә түгел, ә гамәлдә», – дип аңлатты Ирина Бочкова.
Икенче этап конкурска кушылучыларның кадрлар потенциалын бәяләүне үз эченә алачак. Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, проектта катнашучылар үзләренең һөнәри тәҗрибәләренә, компетенцияләренә, белемнәренә һәм карьера мөмкинлекләренә бәйсез эксперт бәясен ала ала.
Ярымфиналчылар бәяләү комиссиясе нәтиҗәләре буенча сайланачак. Конкурсантлар ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән КФУның югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк күчмә белем бирү интенсивында катнашачаклар. Ярымфиналчыларны шәһәр практикаларын һәм кейсларын чишәргә, шулай ук шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләре буенча үз проектларын әзерләргә тиешле командаларга бүләчәкләр (икътисад, инновацияләр, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, төзелеш, транспорт һәм башкалар).
Һәр командага Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләре һәм тышкы консультантлар арасыннан остазлар беркетеләчәк. Алар конкурста катнашучыларга ярдәм күрсәтәчәкләр, шәһәр проектларын тормышка ашыруда үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар, дип өстәде Ирина Бочкова.
Финалда командалар үз проектларын эксперт комиссиясенә, шул исәптән Илсур Метшинга тәкъдим итәчәк. Үзләрен уңышлы күрсәткән финалистларны шәһәр Мэриясенең кадрлар резервы составына кертәчәкләр, ә кайберләренә, бәлки, шунда ук эш буенча тәкъдим килер.