(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь, Камилә Вилданова). Узган ялларда «Водоканал» МУП белгечләре Горький шоссесын реконструкцияләү кысаларында ике магистраль суүткәргечне яңадан кисеп тоташтырдылар. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең елга аръягындагы өлешендә су белән тәэмин итү көн ярымга туктатылды, әмма аны күрсәтелгән вакыттан биш сәгатькә иртәрәк торгызу башланды. Бүген иртәнгә хәл тулысынча тотрыклы дип бәяләнә, барлык йортларда да су бар, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
«Водоканал» сынатмады, барлык эшләр алдан билгеләнгән срокларда төгәлләнде, - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. - Шәһәрлеләребезнең сабырлыгы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Чынлыкта, мондый операцияләр инфраструктураны яңартучы төзелә торган шәһәрдә үтми кала алмый. Әлбәттә, бу һәрвакыт билгеле бер уңайсызлыклар тудыра, әмма без эшләгәннәр – еллар һәм дистә еллар алга. Бу зур эштә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәсем килә».
Искәндәр Гыйниятуллин сөйләвенчә, диаметры 1200 мм булган ике магистраль суүткәргечне тоташтыру эшләре җомга, 20 нче октябрь кичендә башланды. Башта 8 км торба үткәргечләр сүндерелгән һәм бушатылган. Шимбә һәм якшәмбе төннәрендә белгечләр иске бикләрне сүтеп, 1000 һәм 1200 мм диаметрлы яңа бикләр урнаштырган, сигез торба үткәргечне эретеп тоташтырган, аларның сыйфатын контрольдә тоткан һәм иртән иртүк үк, биш сәгатькә алданрак, «Водоканал» йортларга су бирә башлаган.
Эшләрдә 60 кеше һәм 54 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән, шул исәптән 24 су ташу машинасы, алар билгеле бер маршрутлар һәм өстәмә заявкалар буенча хәрәкәт иткән. Кайнар линиягә су китерү мәсьәләләре буенча 642 шалтырату килгән. Барлыгы шәһәр халкына 345 кубометр су китергәннәр. Уртача һәр машина икешәр рейс башкарган.
Су белән тәэмин итү яңадан торгызыла башлагач, краннардагы пычрак суга шикаятьләр белән 51 шалтырату кергән. Идарәче компанияләрнең авария бригадалары максималь кыска вакыт эчендә заявкаларны эшкәрткән. Белгечләр фильтрларны юдылар һәм пычрак суны агыздылар. Эшне көн уртасына кадәр төгәлләгәннәр.
«Фильтрларны юуга киткән су өчен чыгымнар квитанцияләргә утыртылмаячак, чөнки фильтрлар исәпләү приборларына кадәр урнаштырылган», – дип билгеләп үтте спикер.
Аның сүзләренчә, Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарының 16 йортында су белән тәэмин итүне тиз генә торгызып булмаган. Коләхмәтов һәм Икмәк заводы урамнарында тоташтырылган суны сүндерергә туры килгән. Өске фатирларда краннар ачык калганга күрә, су баскан.
«Башка йортларда су әйләнешен һава пробкалары бозды, аларны якшәмбе киченә кадәр диярлек системадан чыгарырга туры килде», – дип аңлатты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Ул өстәп әйткәнчә, шимбә көнне «Казаньгоргаз» хезмәткәрләре газ челтәрләрен чыгарган. Газ басымын төшерү аркасында, йортларга сүндерү кагылмаган. Эшләрдә 75 кеше һәм алты берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Күчерүне көн дәвамында башкардылар. Шәһәрлеләрдән бу уңайдан мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр килмәде, дип йомгаклады Искәндәр Гыйниятуллин.