(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче октябрь, Камилә Вилданова). Узган атнада Казан «Россия – спорт державасы» ХI Халыкара спорт форумында берничә тапкыр игътибар үзәгендә булды. Чарада ТР башкаласын иң яхшы спорт муниципалитеты дип таныдылар. Аппарат киңәшмәсе барышында шәһәр Мэры Илсур Метшин экспертларга югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Алга таба да үсәчәкбез, шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен киңәйтәчәкбез», – дип ышандырды ул.
Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше – җәмәгать иминлегенең нигезе, дип саный Мэр. «Бу юнәлешне муниципалитет өстенлекле итеп сайлады. Сәламәтлек бишьеллыгында без амбициоз максатлар билгеләдек: ул вакытта Казан халкының 13% ы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнде, без ирешү авыр булган планканы – халыкның 50% ы спорт белән шөгыльләнсен һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен күрсәткечләрне дүрт тапкыр диярлек арттыруны ккуйдык. Без бу максатка ирештек», - дип ассызыклады Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, бүген Казанда спорт һәм тормыш ямен яратучылар, балалар һәм профессиональ спортчылар, һәм яшүсмерләр шөгыльләнә.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, форумның пленар утырышларының берсендә ил Президенты Владимир Путин чыгыш ясаган. «Ул билгеләп үткәнчә, Россия спорт традицияләрен сакларга омтыла, әмма шул ук вакытта бөтен яңалыкка һәм алдынгылыкка ачык, ә мисал итеп Президент киләсе елның февралендә Казанда уздырылачак «Киләчәк уеннары» халыкара турнирын китерде». «Бу ярышларның абсолют яңа форматы. Без бу зур спорт вакыйгасына әзерлек белән шөгыльләнәбез инде. Әлбәттә, беренче яңа юлны узу, мондый зур яңа ярышта ил масштабларында түгел, ә дөнья масштабларында пилот булу – бу зур дәрәҗә һәм җитәкчелек ягыннан безгә ышаныч», - дип өстәде Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» 16 гибрид дисциплинаны берләштерәчәк. Аларның һәрберсе үзендә диджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала. Турнир 5 меңнән артык катнашучыны җыяр дип көтелә. Бөтен дөнья буенча киберярышларның онлайн-тамашачысы 150 миллионга кадәр кеше булыр дип фаразлана.