(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче октябрь, Диләрә
Гафурова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин «Том Сойер Фест Казан»ның сигезенче
сезонын тәмамлауда катнашты. Быел волонтерлар фестивальнең спонсорлары ярдәме
белән Волков урамындагы 80/21 нче һәм күрше 78 нче йортлар янындагы яшел зонада
«Иске Казан ишегалды» скверын төзекләндерә башладылар. Бүген фестиваль
волонтерлары белән бергә шәһәр башлыгы булачак скверда агачлар утыртты, шулай
ук Волков урамындагы 80/21 нче номерлы йортның беренче катын «Том Сойер Фест
Казан» волонтерлар штабына түләүсез файдалануга тапшырды. Ә Казан шәһәренең баш
архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина яңа скверда киләсе җәйге «Диалоглар»ны
уздырырга вәгъдә итте.
Булачак сквер планын тәкъдим итеп,
ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова Илсур Метшинга урында башкарылган эшләр
турында сөйләде. Быел сквер проектлана, территорияне чүп үсемлекләреннән
чистарту буенча эшләр башкарыла. Бер ай эчендә яктырту, периметр буенча койма
урнаштыру һәм скверны бизәячәк реставрацияләнгән йөзлекләрнең бер өлешен кую
планлаштырыла.
Яңа объект «Иске Казан ишегалды»
дип очраклы гына аталмаган. Анда волонтерлар һәм Волков урамындагы 80/21 нче
йортның икенче катындагы хуҗа белән бергә кулдан эскәмияләр, турниклар
ясалачак, шулай ук булачак урам музее өчен тәрәзә йөзлекләре
реставрацияләнәчәк. Болар барысы да Иске Казан ишегалды стилендә эшләнәчәк.
«Сезон тәмамлана, ә без әле булачак
скверда эшне тәмамламыйбыз. Беренче этап башкарылды, киләсе елда икенче этапны
башлыйбыз. Күп кенә архитекторлар тузган йортларны җимергән елларда үзләрендә
тәрәзә йөзлекләрен саклап калган икән. Без аларны бөтен шәһәрдән җыябыз һәм
скверда куярга планлаштырабыз, ә янәшәдә аларның тарихын бастырып чыгарырга
кирәк», – дип сөйләде шәһәр башлыгына Олеся Балтусова.
Казан Мэры тәрәзә йөзлекләре музеен
булдыру идеясен хуплады. Ул шулай ук территорияне төзекләндерүгә игътибар итте:
«Яктыртуны хәрәкәт датчигы белән урам фонарьлары булырлык итеп ясарга кирәк».
Аннары Илсур Метшин, Олеся
Балтусова һәм «Том Сойер Фест Казан» волонтерлары булачак сквер территориясен
яшелләндерүгә керештеләр. Агачлар һәм куаклар утыртылды. Агач утырту вакытында
волонтерлар Илсур Метшинга яңа киңлек булдыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт
белдерде.
«Том Сойер Фест Казан» волонтерлары
скверны төзекләндерүдә алга таба да ярдәм итәчәк, дип җиткерде ТР Ветераннар
берлеге комитеты каршындагы волонтерлар отряды җитәкчесе, «көмеш» волонтер
Хария Халитова: «Волонтерлар җыюны игълан иткәч, без шунда ук җавап бирдек. Һәм
алга таба да дәвам итәчәкбез, беренчедән, үзебез актив социаль тормыш алып
барабыз, икенчедән, шәһәр матурлана һәм яхшыра бара».
Территорияне яшелләндергәннән соң
һәм волонтерлар белән берлектә төшерелгән фотодан соң Илсур Метшин Волков
урамы, 80/21 адресы буенча төзекләндерелгән йортны карады. Бина узган гасырның
беренче яртысында төзелгән. Йортта барлыгы биш фатир булган, алар интеллигенция
вәкилләренә бирелгән. Әмма узган гасырның кырыгынчы елларында торакчылар
тулысынча алмашынган.
Быел волонтерлар, бинаның
фасадларын реставрацияләү һәм буяудан тыш, брандмауэрны, янгынга каршы диварны
ныгыту буенча эш алып баралар. Киләсе елда аны тематик рәсем – граффити белән
бизәү планлаштырыла.
Муралны ясаганда Илсур Метшин иске
Казанның үзенчәлеген саклап калуны сорады: «Бу үзәк булганлыктан, иске Казанның
үзенчәлеген саклап калырга кирәк. Монда килүчеләрнең барысын да мурал
тәрбияләргә тиеш».
Волков урамындагы йортның икенче
катындагы фатир хуҗасы Константин Лебедев Илсур Метшиннан йортның беренче катын
бизәүдә ярдәм итүен сорады.
«Минем гаиләм монда кырыгынчы
еллардан бирле яши. Биредә әнием, мин һәм балаларым туды. Беренче катта элек
Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән, алар тузган торакны бетерү буенча
фатирлар алганнар. Алар үлгәч, мин беренче катны реставрацияләдем, анда әле дә
борынгы интерьер һәм мичләр сакланып калган. Беренче катны саклап калу өчен
көрәшәм һәм аны озак еллар дәвамында беренчел рәвештә сакларга ниятлим»,– дип
сөйләде Константин Лебедев.
Илсур Метшин Волков урамындагы
80/21 нче йортның беренче катын «Том Сойер Фест Казан» волонтерлар штабына
тапшырырга кушты һәм башкарган эшләре өчен барысына да рәхмәт белдерде:
«Мирасны саклаганыгыз һәм тарихи
Казанны саклауга зур өлеш керткән өчен Олеся Александровнага һәм
волонтерлар командасына рәхмәт. Дөресен генә әйткәндә, без Рөстәм Нургалиевич
җитәкчелегендә Универсиада алдыннан бу юлны сак кына башлаганда ышанмадык, чөнки
җимереклек күләме бик зур иде... Хәзер Казанның 300 гә якын бинасын саклап
калдык һәм реставрацияләдек, кайбер йортлар әле дә реставрациягә мохтаҗ. Барысы
да сезнең кебек кешеләр ярдәмендә эшләнде», – дип мөрәҗәгать итте Казан Мэры.
Казан шәһәренең баш архитекторы
Илсөяр Төхвәтуллина билгеләп үткәнчә, киләсе җәйге «Диалоглар» һичшиксез яңа скверда узарга тиеш.
Ахырда Илсур Метшин барысына да
әлеге сезонда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук проектның
генераль партнеры Руслан Ковалевка аерым рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Том Сойер Фест» – битараф булмаган
шәһәр халкы көче белән тарихи мохитнең йөзен яңарту буенча ел саен үткәрелә
торган фестиваль. Фестивальнең максаты – тарихи мохитне яңарту һәм
актуальләштерү, аның кыйммәтен халыкка һәм туристларга җиткерү.
2016 елдан волонтерлар куллары
белән спонсорлар акчасына 15 торак мохит объекты, 1 музей йорты, 1 музей
беседкасы һәм 1 Идел дебаркадеры яңартылган.
Проект коммерцияле булмаган
характерда. Фестивальнең партнерлары һәм спонсорлары булып шәһәр һәм
республиканың төрле оешмалары тора. Гомуми төзелеш эшләре буенча генераль
партнер – «Тэкоресурс» ҖЧҖ.