(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән шәһәр юнармия отрядлары хәрәкәтен үстерүгә 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу акчаларга аларга махсус экипировка сатып алганнар: 120 кышкы һәм 560 җәйге комплект. Бу хакта Казан шәһәр думасының Ратушадагы XXV сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Яңа форманы Казанның юнармиячеләренең гомуми санының 10% ы алган.
«Балаларны күп кенә масштаблы чараларга, шул исәптән башка төбәкләрдә дә, актив җәлеп итәләр, һәм алар үз шәһәрләрен лаеклы тәкъдим итәргә тиешләр. Ә форма бик нык туза һәм даими алмаштыруны таләп итә», – диде Гүзәл Сәгыйтова. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләгәнчә, калган юнармиячеләр өчен өстәмә рәвештә форма комплектлары сатып алырга кирәк. Ул быел Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында юнармиянең тагын биш йорты ачылды дип өстәде.
Депутат Ләйлә Гарифуллинаның махсус хәрби операция геройлары истәлеген мәңгеләштерү турындагы соравына җавап биреп, Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, юнармиячеләрнең 11 отряды махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә аталган. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда туып үскән ике кешегә – Дамир Гыйлемханов һәм Дамир Исламовка – үлгәннән соң Россия геройлары исеме бирелде.
«Казанда Дамир Исламов хөрмәтенә мемориаль такта ачылды, хәтта мурал да бар, шулай ук бюст урнаштыру планлаштырыла. Ә Дамир Гыйлемханов исеме 42 нче мәктәпкә бирелде, музейда мемориаль такта һәм почмак бар», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова. Шул ук вакытта Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген мәңгеләштерү дәвам итә. Быел Казанда «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын ачу мөһим вакыйга булды.
Депутат Людмила Андреева Гүзәл Сәгыйтовадан Казан мәктәпләренең 2024 елның 1 нче сентябреннән башлангыч хәрби әзерлек дәресләре кайтуга әзерлеге белән кызыксынды.
«Инде хәзер үк 10 сыйныф укучылары биш көнлек уку сборларына чыгалар. Безгә монда Казан танк училищесы ярдәм итә. Быел алар республиканың «Форпост»ында курслар узды. Әле 9-11 нче сыйныфларда олимпиадалар бар, шул исәптән бөтенроссия этаплары, Киров һәм Идел буе районнары мәктәпләре бу юнәлештә иң яхшылары булды. Нигез бар, шуңа күрә бернинди кыенлыклар да булмаячак», - дип саный Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.