(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин волонтер-мәктәп укучылары өчен лагерьда ял оештыру инициативасын хуплады. Мондый проектны ТР башкаласында сентябрьдә гамәлгә ашырдылар – ул 40 кешене берләштерде. Өч көн дәвамында алар ишарәләр теле, хастаханә клоуннары, канистерапия дәресләренә йөрде. Уку уңышлы булып чыкты, шуңа күрә оештыручылар проектны бөтен шәһәргә, шул исәптән мәктәпләргә дә таратырга тәкъдим иттеләр.
«Волонтер-укучыларны махсус сменага җибәрергә теләүгә килгәндә, (Казан Башкарма комитеты җитәкчесе – ред.иск.) Рөстәм Гыйльфанович (Гафаров – ред.иск.) һәм (Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы – ред.иск.) Алия Рөстәмовна (Заһидуллина – ред.иск.), мин якын арада тәкъдимнәр әзерләүне сорыйм. Җәйгә калдырырга кирәкми, моны башка сезонда да эшләргә мөмкин, балалар белән шөгыльләнүче спикерларны һәм коучерларны чакырырга кирәк», – диде Илсур Метшин Казан шәһәр Думасының XXV сессиясендә.
Утырышта катнашучыларга проект турында «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры урынбасары Динара Әхмәдуллина сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, лагерь сменасының бурычларына волонтерларны берләштерү, тәҗрибә уртаклашу, хәрәкәт үсеше планнары һәм перспективалары турында фикер алышу, казанлыларны волонтерлыкка җәлеп итү керә. Аның сүзләренчә, беренче смена 8-10 нчы сентябрьдә «Добрый» балалар сәламәтләндерү лагеренда узган. Анда 40 кеше катнашкан, шул исәптән көмеш волонтерлар, мәктәп укучылары һәм инвалид балалар. Сменада ТР Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге директоры Айрат Мөбарәкшин, «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан бүлекчәсе рәисе Динар Бариев һәм башкалар кунаклар булган. Киләсе мондый сменаны декабрьдә Халыкара волонтер көне кысаларында уздыру планлаштырыла.
Шулай ук шәһәрлеләрне волонтерлык эшенә өйрәтү «Игелекле Казан» коворкингы базасында да уза. Моның өчен махсус курслар оештырылды – бүгенге көндә өч агым булды, ә дәресләр 72 кешене берләштерде. Уку нәтиҗәләре буенча 51 волонтер «Игелекле Казан» активына керде. Дәресләрдә волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чиекләнгән кешеләр белән эшләргә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, урын өстендә яткан авыруларны карарга өйрәнәләр, шулай ук ишарәләр телен һәм хастаханә клоуннадасын үзләштерәләр. Дүртенче уку агымы 1 нче ноябрьдә башлана, дип белдерде Динара Әхмәдуллина.
Волонтерларны укыту белән коммерция оешмалары да шөгыльләнә – июль аенда «Мега» сәүдә үзәге базасында «Игелекле эш» волонтерлар мәктәбе оештырылган. Дәресләр нәтиҗәләре буенча катнашучылар инклюзия өлкәсендәге проектларны якладылар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең күләмендә грантлар алдылар. Мондый инициативаларның берсе «Игелекле шопинг» булды.
Тагын бер яңалык – ике атна элек башланган шәһәр районнары администрацияләрендә игелек дәресләре. Халык белән эшләүче хезмәткәрләр алдында дүрт төп нозологияне (сукырлар, саңгыраулар, терәк-хәрәкәт аппараты бозылган һәм менталь бозылулар белән) тәкъдим итүче инвалид спикерлар чыгыш ясый. «Тренинглар муниципаль хезмәткәрләрне уңышлы коммуникацияләр төзү практикасына чумдырырга тиеш, бу халык белән эшләүче хезмәткәрләр өчен аеруча мөһим», - дип йомгаклады спикер.