(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль). Нәкъ менә шушы көннәрдә ун ел элек Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узды. Ул 162 илдән тугыз меңнән артык спортчыны берләштерде. «Әлеге хатирәләргә кайту рәхәт, бу безнең меңьеллык тарихыбызның алтын битләре. Россиянең генә түгел, дөньяның һәр шәһәрендә дә шәһәрне үзгәрткән шундый масштаблы чаралар үткәрү кейслары бар», - диде Татарстан Республикасы башкаласы Мэры Илсур Метшин. Ул искә төшергәнчә, 2013 елның 10 нчы июлендә йөзү буенча Россия җыелма командасы өч алтын медаль яулады, шуларның берсен Татарстан спортчысы Яна Мартынова алды.
«Универсиада мирасы турында сөйләгәндә, бу, һичшиксез, инфраструктура. Бүген Казанны тормыш һәм активлык белән тулы спорт объектларыннан, яшь һәм профессиональ спортчылардан, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылардан һәм хөрмәтле пенсионерларыбыздан башка күз алдына китерү кыен», – дип билгеләп үтте Мэр. Ул шәһәр инфраструктурасыннан тыш кешеләр үзләре дә үзгәрде, дип өстәде: «Без чараны әзерләү һәм үткәрү чорында төрле сыйфатта катнашкан коллегаларыбызны, якташларыбызны очраттык һәм очратабыз. Алар һәртөрле халыкара вакыйгаларны, чараларны үткәрә һәм оештыра алырлык тәҗрибәле профессионалларга әйләнде».
«Мөгаен, сабыйлардан тыш, Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә бөтен шәһәр катнашкандыр. Без чын башкалага әверелдек, ныгыдык. Спорт вакыйгасын гына түгел, мәдәни вакыйганы, дөнья дәрәҗәсендәге теләсә нинди бизнес-форумны да үткәрә алабыз. Хәзер халыкны танылган йөзләр белән гаҗәпләндерә алмассың. Казан халыкара вакыйгалар уздыру мәйданчыгына әверелә һәм, әлбәттә, бу зур байлык һәм зур тәҗрибә», - дип ассызыклады Мэр. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вәзгыятькә карамастан, Казан спорт башкаласы булып кала, бу атнада шәһәрдә берничә зур ярышлар – футбол буенча Россия Суперкубогы, Россия һәм Иран хатын-кызлар җыелма командалары арасында иптәшләрчә матч, Россиянең 45 тән артык төбәгеннән спортчылар катнашында «Урам уеннары Матч!» экстремаль спорт төрләре буенча турнир узачак.