Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль, Юлия Летникова). «Яшәү яме» проекты кысаларында Казанда ел башыннан пенсионерлар өчен 630 чара уздырылды, анда 70 меңнән артык кеше катнашты. Дәресләр 56 мәйданчыкта уза, алар арасында мәдәният йортлары, китапханәләр, парклар бар. Казан Мэры Илсур Метшин проектның потенциалы киңрәк була алачагына ышана. Бүген аппарат киңәшмәсендә ул проектны яңартырга – яңа дәресләр турында уйларга, спорт һәм сәламәтлекне саклау белән бәйле юнәлешләрне көчәйтергә, шулай ук өй яннарында уңайлы мәйданчыклар санын арттырырга кушты.
«Яшәү яме» проектын аның кирәклегенә ныклы ышаныч белән башлап җибәрделәр. «Яшәү яме» клубы муниципалитет эшли алган бик кечкенә әйбер, чөнки социаль яклау мәсьәләсе Хөкүмәттә утыручы коллегаларыбыз тарафыннан тиешле дәрәҗәгә куелган, әмма безгә өлкән буыннан бик әйбәт кайтавазлар килде», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
«Яшәү яме» проекты 2016 елда старт алды. «Эш еллары һәм проектта катнашу форматны үзгәртү, проектны яңарту кирәклеген күрсәтте. Мин яңадан карауны һәм тәкъдимнәр кертүне сорыйм. Минемчә, урыннар җитәрлек түгел – без тәртипкә китергән мәдәният йортларында булдырдык, әмма өй янындагы локацияләр пенсионерларның колачын арттырачак», – дип мөрәҗәгать итте Мэр район администрацияләре башлыкларына, Мәдәният идарәсенә, Парклар һәм скверлар дирекциясенә, Физик культура һәм спорт комитетына. «Проектны киңәйтү һәм масштаблау өчен нәрсә кирәклеген анализлау зарур, кызыксынулар буенча без нәрсә тәкъдим итә алабыз?», – дип бурыч куйды Илсур Метшин.
Бүгенге көндә проект 13 төп юнәлеш белән тәкъдим ителә, иң популярлары арасында йорт хуҗалыгы һәм бакчачылык, декоратив-кулланма сәнгать, вокал, бию терапиясе, менталь арифметика һәм башкалар бар. «Җәй көне пенсионерлар ачык һавада вакыт уздыруны өстен күрә, шуңа күрә җәмәгать киңлекләрендә бию терапиясе буенча дәресләр актив уза», – дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов. Бию мәйданчыгында төрле биюләрне өйрәнергә була, ә хореографлар булып «Яшәү яме» клубы вәкилләре чыгыш ясый. Расписание белән бүлектә танышырга мөмкин. Моннан тыш, җәй көне пенсионерлар «Җәмәгать бакча» проектында катнаша. Горки-Әмәт урманындагы түтәлләрдә тормыш сөючеләр чәчәк, җиләк-җимеш үстерәләр, ә көз көне уңыш җыялар.
Проект дәресләренә 60 яшьтән 70 яшькә кадәрге казанлылар еш йөри – бу даими катнашучыларның 90% ы, тагын 7% ы – 70-80 яшьлек шәһәр халкы, 3% ы – 80 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Иң өлкән яшьтәге проект катнашучылары – «Залесный» мәдәният үзәгендәге «Татар гармуннары» фольклор коллективы вәкиле Зөлхәбирә Сәхәбетдинова (аңа 92 яшь) һәм «Мирный» мәдәният йортында эшләп килүче «Җәүһәр» фольклор коллективы вәкиле Илгиз Хәйретдинов (аңа 88 яшь). Бергәлеккә теләге булган һәркем кушыла ала. Консультация өчен кайнар линия эшли: +7(843)236-42-93.
Берничә ел рәттән шәһәрдә Яшәү яме бәйрәме уздырыла. Быел ул 16 нчы августта Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында узачак.