(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Бүген Казан Ратушасында, Корбан бәйрәме алдыннан, Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Җәмигъ мәчетенең яңа концепциясе һәм аны төзү урыны турында фикер алышу өчен Татарстан руханилары лидерлары белән очрашты. Мәчет концепциясен проект авторлары Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко үзләре тәкъдим итте. Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина мәчетнең төрле урыннарда урнашуының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкчелегендәге хәзрәтләр Адмиралтейство бистәсендә мәчет төзүне хупладылар. Очрашуда проектны җентекләп карау өчен дин әһелләре катнашында эшче төркем булдыру һәм элеккеге «Кырлай» паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә сквер төзү турында карар кабул ителде.
«Без бүген шәһәрнең бөтен мөселман өммәтенә кагылышлы мәсьәлә буенча сөйләшү өчен җыелдык. Сезнең сүзегез, фикерегез монда аерым мәгънәгә ия», - дип мөрәҗәгать итте дин әһелләренә Илсур Метшин.
Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко Җәмигъ мәчетенең яңа проекты концепциясе турында җентекләп сөйләделәр. Узган ел алар Россиядә ел архитекторлары дип танылган иде. «Алар бик кыю проект ясадылар, ә аны «Архитектуралы Мәскәү» форумында күрсәткәч, ул дөнья архитектурасына керткән өлеше өчен диплом алды», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Архитекторлар фикере буенча, мәчетнең төп бинасы куб формасында проектлана, аңа намаз залы белән ак гөмбәз интеграцияләнгән. Периметр буенча мәйданны Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу тарихы музее биләячәк. Гөмбәз яктылыкны кире кайтара торган материалдан булачак. Нәтиҗәдә, мәчетнең йөрәге Иделдән дә, шәһәрдән дә күренәчәк. «Гөмбәз образының судагы чагылышы – Казан һәм Татарстанның яңа визит карточкасы була ала торган көчле билге», – диде Александр Цимайло.
Архитекторлар аерым рәвештә манара концепциясенә тукталды, аңа маяк роле биреләчәк, ул дин тотучыларга юл күрсәтүче символ буларак күрсәтеләчәк. Манарада күзәтү мәйданчыгы ясарга тәкъдим ителә.
Илсөяр Төхвәтуллина, бу концепцияне бәяләп, Җәмигъ мәчете халыкның характерын мөмкин кадәр яхшырак гәүдәләндерә, диде: «Тышкы тыйнаклык, эчке матурлык».
Илсур Метшин, үз чиратында, концепция кебек үк, мәчетне урнаштыру урыны да фикер алышуны таләп итә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, «Кырлай» паркы урынындагы геодезия тикшеренүләре җир асты суларының югары дәрәҗәсен күрсәткән – елганың тарихи үзәне тулы канлы елгага әверелгән. «Инженерлык чишелешләре төрле булырга мөмкин. Бүгенге көндә теләсә нинди бинаны җир асты елгасы өстендә төзеп булмый. Әмма бу бәя, эксплуатация мәсьәләсе», - дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Ул бу участокта мәчет төзелешенә каршы республиканың архитектура җәмәгатьчелеге дә чыгыш ясавын өстәде. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр дә, Мэр сүзләренчә, хакимият органнарына бу объектны урнаштыру өчен башка урын табуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
«Һәр дини собор кешеләрне берләштерергә тиеш, ә аерырга түгел», — дип Мэр РФ Президенты Владимир Путинның Екатеринбургтагы хәл турындагы сүзләрен китерде, анда православие гыйбадәтханәсе төзү планнары массакүләм тәртипсезлекләргә әверелде. Шуңа күрә мәчет төзү өчен башка участоклар тәкъдим ителгән: Адмиралтейство бистәсендәге ком базасы һәм «Казан» гаилә үзәге янындагы территория.
Илсөяр Төхвәтуллина һәр локациягә шәһәр төзелеше күзлегеннән аңлатма бирде. Әйтик, «Казан» гаилә үзәге янындагы территория – инде формалашкан район, анда торак төзелеше күп, әмма транспорт мәсьәләләре килеп чыга. Элеккеге «Кырлай» паркы янында биек катлы йортлар урнашкан, участок үзе дә кысырык – монда торак комплекслар да, яр буе да, магистраль дә бар. «Объектка сулыш алырга урын юк, һава юк. Арткы фонда объектның әһәмиятен нивелирлаучы биек катлы йортлар да бар», - дип сөйләде ул.
Аның сүзләренчә, Адмиралтейство бистәсендәге локация дөнья дәрәҗәсендәге күренекле объект булдыру максатына максималь җавап бирә. Алда елга, ә артта парк булдырырга ниятлиләр. Монда барысы да эчке тынычлык тудыра. Бу үсештә булган район, янәшәдәге территорияләрдә 150 мең кв.м артык торак һәм коммерция корылмалары төзү планлаштырыла. Генераль планда инженер һәм транспорт инфраструктурасын үстерү күздә тотыла.
«Әгәр без объектны Идел елгасы борылышында утыртабыз икән, Россиядә мондый 90 градуслы борылыш беркайда да юк, өстәвенә суның шундый бөгелеше белән. Гадәттә елгалар күпкә тар», - дип ассызыклады Казанның баш архитекторы.
«Бу шәһәрнең су капкасы булачак. Фарватер белән йөз метрдан үтәчәкләр. Кремльне теплоходтан һәркем күрә алмаячак, ә мәчет барысын да каршы алачак. Бу район шәһәр төзелеше планында Казанның энҗесе булачак. Архитектура, төзекләндерү, биналарның, корылмаларның һәм ишегалларының, урамнарның, кичке яктылыкның, яктыртуның матурлыгы буенча бу шәһәрнең иң матур урыны булачак. Ул 21 гасыр архитектурасы булып торачак», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Республика мөфтие Камил Сәмигуллин Адмиралтейство бистәсендә локация сайлауны һәм мәчет концепциясен хуплады. Әмма ул проектны милли үзенчәлекне исәпкә алып эшләп бетерүне сорады.
Аны ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин хуплады. «Без консерваторлар, проектның кызыклы булуын аңлыйбыз, әлегә Татарстанның милли мәдәнияте белән бәйләнешне күрмибез», - диде ул.
Адмиралтейство бистәсендәге участок элеккеге «Кырлай» паркы белән чагыштырганда перспективалырак, дип килеште Вахитов һәм Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе Йосыф Дәүләтшин. Ләкин мәчетнең функциональ зоналарын җентекләп эшкәртү кирәклегенә игътибар итте. «Без мәчеткә көненә биш тапкыр йөрибез, монда эшлибез. Биналарны һәм аларның функционалын билгеләргә кирәк. 200 елдан соң кешеләрнең архитектура матурлыгына гына түгел, ә функционалына да соклануын булдырырга кирәк», – дип ассызыклады ул.
«Проект өстендә эшнең һәр этабы имамнар катнашында узачак», - дип ышандырды Мэр.
ТР баш казые Җәлил Фазлыев яңа мәчетнең зур парковка урыны белән булуын сорады. Ул билгеләп үткәнчә, парковка урыннары булмау - Казан мәчетләренең төп проблемасы. Адмиралтейство бистәсендә моның өчен барлык мөмкинлекләр булачак. «Төркиядә ачык һавадагы музей белән мәчет бар, ул илнең төп үзенчәлекләрен күрсәтә, безгә дә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы скверын төзергә иде», - диде ул.
Илсур Метшин «Кырлай» паркы урынында шундый сквер булдыру тәкъдимен хуплады.
«Сайланган урын иң яхшысы, чөнки, чыннан да, парковка да, мәйдан да бар», – дип хуплады «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов. Ул нәкъ 30 ел элек «Кол Шәриф» мәчетен төзү өчен урын сайлаганнарын искәртте. «Бүгенге кебек үк, бик күп проектлар тәкъдим иттеләр, аларны карадылар. Концепцияләр төрле иде, нәтиҗәдә бөтенләй башка проект чыкты. Башта ул гадәти булмаган кебек тоелды, ләкин аны дин тотучылар яраталар», - диде ул.
«Монда да юлның башы гына. Урынны хәл иткәч, алга таба хәрәкәт итәчәкбез», - диде Илсур Метшин.
Очрашуда Җәмигъ мәчете проектын җентекләп карауда катнашу өчен дин әһелләре арасыннан эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде.
Очрашу җәмәгать намазын уку белән тәмамланды.