(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы июнь, Юлия Летникова). Казанда «Идел буе кунакчыллыгы йолдызлары ‒ 2023» икенче төбәкара конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Быел югары һәм урта уку йортлары студентлары өчен «Күтәрелеп килүче йолдыз» номинациясе барлыкка килде. Конкурста туристлык предприятиеләре, рестораннар һәм кунакханәләр хезмәткәрләре катнаша ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте.
Заявканы 1 нче ноябрьгә кадәр җибәрергә мөмкин, ә ярышлар декабрьгә планлаштырылган. Конкурста катнашучылар «Иң яхшы портье», «Иң яхшы горничная», «Эчке һәм керү туризмы буенча иң яхшы менеджер», «Иң яхшы ресторан менеджеры», «Иң яхшы официант», «Иң яхшы бармен», «Иң яхшы аш-су остасы», «Иң яхшы кондитер», «Иң яхшы сити-блогер» исемнәре өчен көрәшәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри һәр номинациядә өчәр җиңүчене билгеләячәк. Конкурста катнашучылар диплом, истәлекле бүләкләр, кубок, 50 мең сум күләмендә акчалата сертификат һәм башка бүләкләр алачак. Актуаль мәгълүматны конкурсның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бергәлегеннән белергә мөмкин.
Быел конкурсның географиясен киңәйтергә планлаштыралар. Моның өчен фестивальнең амбассадорлары билгеләнде ‒ алар конкурсны профессиональ мохиттә алга җибәрәчәкләр. Дарья Санникова сүзләренчә, Казан һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, ассоциация рәисе Михаил Шәрипов, Vartaziya рестораны директоры һәм бренд-идарәчесе Римма Гарипова, шулай ук Ginza Project ресторан холдингы вәкиле Станислав Слапогузов амбассадорлар булган.
«Кунакчыллык йолдызлары»нда катнашучыларга конкурста уңышлар телим. Рестораторлар һәм отельерлар өчен бу иң көчлеләрне ачыклау гына түгел, ә коллегалары арасында якты талантларны да күрү мөмкинлеге», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурска 120 дән артык заявканы туризм өлкәсе вәкилләре җибәргән иде. Беренче этап ‒ «Өй эше» ‒ нәтиҗәләре буенча тугыз шәһәрдән 75 кеше финалга чыкты. Алар барысы да Казанда иң яхшылар исеме өчен көрәшергә җыелдылар. Төбәкара этап нәтиҗәләре буенча жюри тугыз номинациядә 26 җиңүче һәм призер билгеләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне Илсур Метшин тапшырды.