(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май, Диана Жиленкова). Казанның Мәскәү районында «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Коләхмәтов урамының 1,3 км озынлыктагы участогын ремонтлыйлар. Хәзерге вакытта эшләр 25% ка башкарылган, якынча аларны бер айдан соң тәмамлаячаклар.
Казанда киләсе төзелеш сезонында 47 урам участогы ремонтланачак. Шуларның 12 се «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында яңартылачак: эшләр Ленинград, Пржевальский, Вересаев, Ударная, Камчатка, Айдаров, Адоратский, Городская, Самосыр торак массивындагы Мир һәм башка урамнарда узачак. Биш урамда эшләр башланган инде. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Коләхмәтов урамында ремонтның ничек баруын тикшерде.
Урамның 1,3 км участогында юл өслеге яңартылачак, ишегалларына керү юллары, җәяүлеләр тротуарлары киңәйтеләчәк һәм яңа тукталыш павильоны булдырылачак, дип хәбәр итте Мэрга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев. Ремонтланган тротуарларның гомуми мәйданы 6,8 мең кв.м тәшкил итәчәк. 3,3 мең погон метр озынлыктагы юл борт ташын һәм 2,7 мең погон метр озынлыктагы тротуар борт ташын алыштыру планлаштырыла. 24,9 мең кв.м мәйданда югары ныклыклы ЩМА-16 вак таш-мастик асфальтбетоннан өске катламны җәячәкләр. Шулай ук 6 тукталыш павильоны урнаштырылачак, 1,2 мең кв.м мәйданда тукталыш кесәләре урнаштырылачак.
Бүгенге көндә эшчеләр инде булган өслекне фрезерлауны башкарганнар, өлешчә асфальтбетон япманың тигезләүче катламын салганнар һәм юл борт ташын алыштырганнар. Аларга әле тротуарларда һәм тротуар борт ташларында асфальт салуны тәмамларга кирәк. Юл эшләреннән соң газон яткан территорияне төзекләндерү башлана. Куляжев билгеләп үткәнчә, юл бригадалары эше яңартыла торган тротуар буенда үскән агачларга һәм куакларга зыян салмаслык итеп оештырылган.
«Ремонт буенча масштаблы эшләр бөтен Казан юлларында башланды. Алар Республика Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы, «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» федераль программасы, башка программалар буенча үткәрелә. «Без барлык районнардагы 47 урам участогында ремонт үткәрәчәкбез», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Ул шулай ук быел Казанда транспорт хәлен яхшыртачак эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итүләрен искәртте. Быел Вознесение трактында, Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәрге участокта, эшләрнең беренче этабы тәмамланачак, Вахитов мәйданы янында Кабан күле аша күпер ачылачак.
«Һава торышы шәһәр халкын ишегалларында да, төп магистральләрдә дә яңа юллар белән сөендерергә мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов, подрядчы оешма вәкиле Станислав Шевырев һәм башкалар катнашты.