(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады.
«Кадерле казанлылар!
Сезне чын күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәм!
Олуг Рамазан ае тәмамлануны белдерүче әлеге көн рухи камиллеккә ирешү шатлыгын, изге уразаның күндәмлек һәм сафлык, шәфкатьлелек һәм саваплы гамәлләргә омтылу кебек төп кануннарын гәүдәләндерә.
Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында мөселманнарның күркәм ае һәм православие дине вәкилләренең бөек посты тәңгәл килү символик мәгънәгә ия. Бу ике диннең якынлыгы, какшамас уртак нигезе, фундаменталь әхлакый кыйммәтләрнең исә төрле конфессия кешеләре өчен бер үк дәрәҗәдә аңлаешлы һәм бәхәссез булуы турында сөйли. Нәкъ менә алар татулыкка һәм эчкерсезлеккә, игелеккә һәм үзара аңлашып яшәүгә этәрә, күпмилләтле Казаныбызда дуслык һәм тынычлык нигезен тәшкил итә.
Бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет телим. Ул һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм күңел тынычлыгы, иминлек һәм муллык алып килсен. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган игелекләребезне кабул итсен!
Ураза гаете мөбарәк булсын!» - диелә котлауда.