Илсур Метшин РФ Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү советының яңа составына керде
Денис Гордийко
(Казан
шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Россия
Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү советының яңартылган составына
кертелде. Указга дәүләт башлыгы Владимир Путин кул куйган, документ хокукый
мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Совет рәисе булып ил Президенты
тора, аның урынбасары – Россия Премьер-министры Михаил Мишустин. Илсур Метшин
советның муниципаль өлешендә һәм президиумда әгъзалыгын дәвам итәчәк.
Совет җирле үзидарә өлкәсендә
дәүләт сәясәтен камилләштерү максатларында төзелгән консультатив-киңәшмә органы
булып тора. Аның составына эре шәһәрләрдән һәм районнардан алып кечкенә авыл
җирлекләренә кадәр барлык дәрәҗәдәге муниципаль берәмлекләр башлыклары керә.
20 нче апрельдә, Җирле үзидарә көне
алдыннан, Владимир Путин видеоэлемтә режимында совет утырышын үткәрәчәк.
Киңәшмәдә муниципаль хезмәтнең кадрлар потенциалы мәсьәләләре, муниципаль
берәмлекләрнең киңлек үсеше бурычлары, шулай ук җирле үзидарәнең бердәм
иҗтимагый хакимият системасындагы эш үзенчәлекләре каралачак, дип хәбәр итә РФ
Президентының матбугат хезмәте.