(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель,
Диана Жиленкова, Юлия Летникова). Казан миллион халыклы шәһәрләр арасында
яшьләр инфраструктурасы объектлары саны буенча өченче урында тора. Яшүсмерләр
клублары, мәдәният һәм спорт учреждениеләре балалар һәм яшьләр арасында
наркотикларны профилактикалауда зур роль уйный. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр
Думасының XXII сессиясендә билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эшне гаиләдән –
ата-аналардан башларга кирәк.
«Татарстан
Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте ярдәме белән Казанда Яшүсмерләр
һәм яшьләр өчен шактый күп эш башкарыла. Безнең спорт инфраструктурасы илдә иң
яхшыларның берсе. Без муниципаль яшьләр объектлары саны буенча Россия шәһәрләре
арасында лидерлар, яшүсмерләр клублары актив эшли. Китапханәләр эше үзгәртеп корылды
– заманча ял итү үзәкләре ясалды. Бүген һәр ишегалдында диярлек шәһәр халкының
актив спорт ялы өчен шартлар тудырылды», – диде Казан Мэры. Ул Казанда
муниципаль ял лагерьларын саклап калуга һәм яшьләрнең тулы сыйфатлы ялы өчен
шартлар тудыруга игътибар итте. Аерым игътибарга мохтаҗ балалар өчен Казанда
уникаль, илдә бердәнбер «Дуслык» муниципаль приюты бар, дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы.
«Без
учреждениеләргә керү мөмкинлеген тәэмин итә алдык, балалар һәм яшүсмерләр белән
эшләүнең яңа форматларын уйлап таптык, яшьләрнең мәшгульлеге өчен барлык
шартларны да тудырдык, әмма наркотиклар куллану мәсьәләсен хәл итү өчен бер
генә инфраструктура җитәрлек түгел. Ата-аналарның балалар өчен җаваплылыгы да
мөһим, алар сәламәт яшәү рәвешенә импульс бирергә, дөрес траектория куярга
тиеш», – дип ышана И.Метшин. «Ата-аналар куркыныч сигналларны танырга гына
түгел, ә аларга дөрес җавап бирергә, балаларны еш кына деструктив характерда
булган виртуаль тормыштан читкә юнәлтергә өйрәнергә тиеш», – дип өстәде Мэр.
Ата-аналар
һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең әһәмиятлелегенә шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да игътибар итте. Ул шәһәрдә «Гаилә
лагере» профилактика проекты гамәлгә ашырылуын сөйләде. «Гадәттәгечә, август
аенда инде биш ел дәвамында наркотикларны профилактикалау программасы
кысаларында балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайларга һәм торгызуга
юнәлдерелгән смена үткәрелә. Лагерьда 10 күп балалы, аз керемле, опекун
гаиләләр һәм «Ышаныч» психологик хезмәте тарафыннан социаль озатыла баручы
гаиләләр катнаша. Гаиләләр белән социаль-агарту һәм психологик – балалар һәм
ата-аналар мөнәсәбәтләрен торгызу эше алып барылды», - дип сөйләде ул.
Шул
ук максатлар өчен яшүсмерләр клубларында «Бергә» проекты гамәлгә ашырыла, анда
ял көннәрендә балалар әти-әниләре белән бергә иҗади мастер-классларга һәм спорт
күнекмәләренә бушлай йөриләр. «Хәзерге гаджетлар заманында мондый проектлар
ата-аналарга балалар белән бергә вакытны файдалы итеп үткәрергә, балаларын
күбрәк аңларга һәм белергә ярдәм итә», - дип ышана Г.Сәгыйтова.
Казан
шәһәр Думасы депутаты Елена Глухарева балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен
төзү өчен тагын нинди проектлар планлаштырылуы белән кызыксынды. Г.Сәгыйтова
сөйләвенчә, «Ышаныч» психологик-педагогик ярдәм үзәгенең бер филиалында гаилә
клубы очрашулары уздырылган. Быел әлеге проектны һәр бүлектә гамәлгә ашыру
планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, узган ел «Ышаныч»ның 10 филиалы капиталь
ремонтланган иде. Май аенда үзәкнең 7 яңа бинасында эшләр башланачак. Узган ел
белгечләр 16 меңнән артык кешегә ышаныч телефоны аша ашыгыч психологик ярдәм
күрсәткән.
Ел
саен аерым квота буенча муниципаль лагерьларда авыр тормыш хәлендә һәм социаль
куркыныч хәлдә калган гаиләләрдән 1100 бала бушлай ял итә. Сәламәтләндерү
лагерьларында «Ышаныч» белгечләре тарафыннан эшләнгән «Цифрлы гигиена»
республика проекты тормышка ашырыла, ул яшүсмерләргә интернетта урнаштырылган
мәгълүматка, аерым алганда, деструктив контентка сак карарга ярдәм итә.
Яшүсмерләр
клубларына килгәндә, бүгенге көндә «Яшүсмерләр» МБУ составына Казанның барлык
районнарында урнашкан 64 объект керә. Аларда даими нигездә 18 меңнән артык
тәрбияләнүче шөгыльләнә. 2022 елда яшүсмерләр клубларында наркотикларны
профилактикалау буенча 45 меңнән артык кеше өчен 1602 чара үткәрелгән:
мәгълүмат сәгатьләре, профилактик әңгәмәләр, спорт ярышлары, акцияләр һәм
тренинглар, флешмоблар һәм челленджлар, тематик видеороликлар карау, конкурслар
һәм рәсем күргәзмәләре. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты профилактик чаралар
циклын онлайн да үткәрә. 2022 елда 1500 дән артык кеше өчен югары уку йортлары
һәм колледжлар администрацияләре белән берлектә 20 дән артык наркотикларга
каршы лекция һәм семинар үткәрелде, дип сөйләде Г.Сәгыйтова.
Узган
ел шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган 382 чара
(концертлар, тренинглар һ.б.) узды. Аларда 27 меңнән артык кеше катнашты. Быел
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә мондый проектлар
шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә оештырылачак.
Хәзер
ТР башкаласында спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да
тудырылган, дип ассызыклады Г.Сәгыйтова. Шәһәрдә 2220 объект эшли, 18
муниципаль спорт учреждениесендә 45 спорт төре буенча 16,9 мең кеше шөгыльләнә.
2022 елда наркотиклар куллануны, экстремизмны һәм терроризмны, хокук бозуларны
һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау программалары буенча аларда 17 меңгә якын
бала өчен 150 дән артык чара уздырылган.
2021
елда шәһәр паркларында һәм скверларында бушлай мастер-класслар һәм дәресләр
үткәрелә башлады, анда кыш көне шулай ук керлинг, фигуралы шуу, хоккей буенча
мастер-класслар үткәрелә. 2021/2022 елның кышкы сезонында аларны 2 меңнән артык
кеше караган.
Традицион
рәвештә шәһәрдә массакүләм спорт чаралары – «Милләт кроссы», «Россия чаңгы
юлы», хоккей буенча «Алтын алка» ярышлары һәм яшь футболчыларның «Күн туп»
турниры үткәрелә. Аларда ел саен 50 мең кеше катнаша. Массакүләм спортны
популярлаштыру өчен танылган спортчылар белән очрашулар уза. «Бүгенге көндә
шәһәр халкының 60% ы физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнә», – дип
ассызыклады Г.Сәгыйтова.