(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель,
Юлия Летникова). Казанда наркотиклар куллануны, тәмәке тартуны профилактикалау
һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару темасына социаль реклама проектлары конкурсы
уздырырга планлаштыралар. Идея дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXII
сессиясендә яңгырады, тәкъдимне Казан Мэры Илсур Метшин хуплады.
Шәһәр
халкының сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча даими комиссия
рәисе Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, хәзерге вакытта Казанда наркотикларга каршы
реклама һәм сәламәт тормышны пропагандалау аксый. Реклама чараларына бүлеп
бирелгән финанслау күләме елына 150 мең сумнан артмый – бу сумма җитәрлек
түгел. Моннан тыш, наркотикларга каршы эшчәнлек буенча реклама планшетлары
арасында креатив проектлар җитми. Шуңа күрә депутатлар наркотиклар куллануны,
тәмәке тартуны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару темасына
реклама композицияләре проектлары конкурсы оештырырга булдылар. Аңа сәнгать
мәктәпләре укучыларын һәм архитектура-төзелеш университеты студентларын җәлеп
итәргә планлаштыралар.
«Хәзерге
яшьләр мәгълүматны күбесенчә визуаль рәвештә өйрәнә һәм анализлый.
Наркотикларга каршы реклама буенча эш җитәрлек түгел. Форматны үзгәртергә кирәк
– контент якты, кызыклы, динамик, кыска булырга тиеш, коллегаларым белән бергә
конкурс оештыруны һәм креатив яшьләр белән тоташтыруыгызны сорыйм», – дип җавап
бирде Илсур Метшин.
Моннан
тыш, профилактика эшенә блогерларны җәлеп итәргә планлаштыралар. Бу хакта Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. «Традицион
массакүләм мәгълүмат чаралары белән беррәттән интернетта, бигрәк тә социаль
челтәрләрдә профилактик һәм мәгълүмати эш алып барырга кирәк. Моның өчен
сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга блогерларны яки яшьләр өчен әһәмиятле
башка кешеләрне җәлеп итү сорала», – дип билгеләп үтте ул.
Казан
шәһәр Думасы депутаты Марсель Шараповның блогерлар белән эшне ничек оештыру
планлаштырыла дигән соравына Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, иң элек,
дөрес кешене сайлау мөһим – аның сүзе ихлас булырга тиеш, дип җавап бирде.
Икенче момент – ул яшьләр белән ничек аралашачагын билгеләргә кирәк:
турыдан-туры агитация ясаргамы яки яшерен рәвештәме. «Хәзер без әлеге мәсьәлә
буенча психологлар белән киңәшләшәбез. Сезгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать
итәрбез», – диде Г.Сәгыйтова.
Үз
чиратында, Казан шәһәр Думасы депутаты Руслан Йосыпов профилактика эшенә
«Беренче хәрәкәт» активистларын җәлеп итәрләрме дип кызыксынды. «Без юл
башында, алар белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз», – дип җавап
бирде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
«Безгә
җәмәгатьчелек фикере лидерлары, яшь медиа лидерлары кирәк», – дип ассызыклады
Мэр. «Бу очрактан файдаланып, шәһәр халкына һәм ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем
килә, һәр бала үзен мәгънәле, үзенчәлекле һәм кирәкле итеп хис итәргә тели,
аларны һәрвакыт тыңлагыз һәм аңа җавап бирегез. Бала өчен яхшы яктан үрнәк булу
мөһим. Ата-аналар – тәртипнең төп эталоны, ата-аналар ярдәмендә аның тормышка
мөнәсәбәте формалаша», – дип йомгаклады шәһәр башлыгы.