(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель,
Диана Жиленкова, Юлия Летникова). Казанда наркомания диагнозы куелган 4446 кеше
һәм наркотик матдәләрне дөрес кулланмаган 3624 кеше исәптә тора. Мондый
мәгълүматларны дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXII сессиясендә
Ратушада ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология
диспансерының медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Резеда Хаева китерде.
«Тема
шактый авыр, иң кадерле һәм мөһим булган кешеләргә – балаларга, үсеп килүче
буынга кагыла. Наркоманнарның 80% тан артыгы 24 яшькә кадәрге яшьләргә туры
килә. Кызганычка каршы, бу еш кына бер якка билет. Бүген без полициянең
җинаятьчелеккә каршы көрәшүен, диспансерның бәйлелектән дәвалавын ишеттек, әмма
наркомания наркотиклардан башланмый, алар бары тик юлның законлы этабы гына,
наркомания балаларны тәрбияләүгә игътибар итүнең җитәрлек булмавыннан башлана,
без аны дәвалау урынына наркоманияне кисәтергә өйрәнергә тиеш», – диде Казан
Мэры Илсур Метшин.
ТР башкаласында 300 дән артык наркология койкасы бар
Казанда
317 наркология койкасы әзерләнгән, шуларның 15 е – балалар һәм яшүсмерләрне
дәвалау өчен, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы
Резеда Хаева. Пациентлар белән 137 белгеч эшли, алар арасында
психиатр-наркологлар, психологлар, социаль хезмәткәрләр бар.
2022
елда Казанда наркомания диагнозы куелган 4400 кеше һәм наркотик матдәләрне
дөрес кулланмаган 3617 кеше исәптә торган. Бу 2021 ел күрсәткечләреннән 3,5% ка
күбрәк, дип хәбәр итте Р.Хаева.
Диспансерда
20 яшьтән 39 яшькә кадәрге наркомания белән авыручылар исәптә тора. 23,7%
очракта бу – 40 яшьтән 59 яшькә кадәрге кешеләр, 0,1% – 18 яшьтән 19 яшькә
кадәргеләр, 0,94% – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Шулай ук бүгенге көндә исәптә бер
балигъ булмаган бала бар. Социаль хәл буенча авыруларның структурасы түбәндәгечә:
2913 кеше яки 66% – эшсезләр, 31,6% – эшчеләр, 2,2% – хезмәткәрләр.
2022
елда 282 кешегә наркомания диагнозы куелган – бу узган ел күрсәткечләреннән
4,4% ка кимрәк. ТР баш наркологы сүзләренчә, узган ел авыру дәрәҗәсе 100 мең
кешегә 22,4 тәшкил иткән – 2021 елда 23,5 булган. Быелның беренче кварталы
нәтиҗәләре буенча исәпкә 51 кеше куелган.
2022
елда Казанда 19 яшүсмер исәптә торган: аларның берсе наркомания диагнозы белән,
4 се – алкоголь, 11 е – наркотик һәм 3 се токсик матдәләр куллана.
Наркотик
матдәләр кулланучы яшьләрне ачыклау өчен шәһәрдә профилактик тикшерүләр
үткәрелә. Мәсәлән, 2022 елда Казанда 4846 мәктәп, урта махсус уку йортлары һәм
югары уку йортлары укучылары тикшерелгән, аларның берсен исәпкә куйганнар.
Наркотиклар әйләнеше өчен җәлеп ителгән балигъ
булмаганнар саны кимегән
Россия
Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары – полиция
җитәкчесе Илнур Хәялиев сүзләренчә, наркотиклар әйләнеше тулысынча диярлек
интернетка күчкән. Сөйләшүләр мессенджерларда алып барыла, ә финанс
операцияләре криптовалюта ярдәмендә яки офшор счетлары аша үткәрелә. Шуның
белән беррәттән полиция җинаятьләрне ачу техникасын камилләштерә. Мәсәлән,
оператив эшчәнлектә җинаятьчеләрнең электрон эзләрен кулланырга мөмкинлек
бирүче технология кертелә. Наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең ачылу
темплары арта: узган ел алар 2021 елга караганда 84,7% ка күбрәк теркәлгән,
тыелган матдәләр сату фактлары 4 тапкыр күбрәк ачыкланган. Быел җинаять
эшләренең ачылу темплары да арта: ачыкланган җинаятьләр саны узган елның шул ук
чорына караганда 86% ка күбрәк.
«Шул
ук вакытта наркотиклар әйләнеше өчен җәлеп ителгән балигъ булмаганнар санының
кимүе күзәтелә. 2021 елда ул 21 кеше булган, 2022 елда – 13. Бу уңышлы
профилактика турында сөйли», – дип билгеләп үтте И.Хәялиев.
Моннан
тыш, полиция хезмәткәрләре яшүсмерләр арасында тәмәке тартуга каршы көрәшәләр.
Мондый очракларда ата-аналарны җаваплылыкка тарталар, ә аларның балаларын
исәпкә куялар. Узган ел 15 ата-анага, быел дүрт кешегә, шул исәптән электрон тәмәке
тарту өчен беркетмәләр рәсмиләштерелгән.
Мәктәпләрдә 14,3 меңнән артык укучы эчке контрольдә
тора
Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, бүгенге көндә Казанның
169 мәктәбендә 155 мең 491 бала укый, аларның 14 мең 391 е эчке контрольдә
тора. «Профилактик исәп-хисапларда торучы, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә
булган балалар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча чаралар,
әңгәмәләр, акцияләр даими үткәрелә», – дип ассызыклады ул. Профилактик медицина
тикшерүләрен 2 меңнән артык бала узган, алар арасында наркотик матдәләр
кулланучылар юк.
Гомумән
алганда, 2255 наркоман «Роза ветров» үзәгендә социаль реабилитация узган.
Белгечләр 1493 интерактив дәрес һәм 2802 консультация оештырган. «Профилактика
эшендә элеккечә үк наркотик матдәләр куллануга комачаулаучы саклау факторларын
көчәйтү төп юнәлеш булып кала», - дип нәтиҗә ясады Г.Сәгыйтова.