(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Юлия Летникова). Казанда язгы ташу мартның өченче декадасында башланачак дип фаразлана. Һаваның уңай һәм тискәре температурасы чиратлашуын исәпкә алып, ташу чоры гадәттән тыш хәлләрсез үтәргә тиеш. Гадәттән тыш хәлләр очрагында шәһәрдә 2 меңнән артык кеше сыйдырышлы 15 вакытлыча урнаштыру пункты оештырылган. Бу хакта Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, аномаль һава торышы су басуга әзерлекне көчәйтергә мәҗбүр итә. Чараларның бер өлеше көз көне уздырылган, әмма язгы план буенча эшләр дә һәрвакыттагыча кар күләменнән һәм кечкенә елгалардагы хәлләрдән чыгып, аз түгел. «Турыдан-туры җаваплылык район башлыкларына һәм Гражданнарны яклау идарәсенә йөкләнә. Быел 500 меңәр акча бүлеп бирелде, моңа кадәр бюджетта мондый мөмкинлекләр булмады. Һәркем үзенең критик нокталарын белә, аларга аерым игътибар бирергә кирәк. Әмма гомумән алганда, ел саен су басу урыннары исемлеген кыскартырга тырышабыз, һәм бу килеп чыга», – диде Илсур Метшин.
«Башлыкларга үтенечләр: территориаль иҗтимагый үзидарәләр белән элемтәдә торырга, поселокларның ихтыяҗларына оператив рәвештә җавап бирергә. Иң катлаулы участоклар – торак массивлар, шәхси торак төзелешләр, чөнки анда ялгыз пенсионерлар да бар. Безнең өчен эш яңа түгел, булырга мөмкин булган моментларны булдырмау һәм мөрәҗәгатьләргә оператив рәвештә җавап бирү мөһим», – дип өстәде шәһәр башлыгы.
Су басу зонасына 592 йорт эләгә
Казандагы су басу ситуациясе карның эрү интенсивлыгына, һава температурасына һәм явым-төшем күләменә бәйле булачак. Бүгенге көндә Казанда кар катламының биеклеге урыны белән 1 метрга җитә, ә туфрактагы туң тирәнлеге 62 дән 100 см кадәр. Синоптиклар фаразлавынча, апрельнең беренче декадасында төнлә һәм көндез һава температурасы уңай булачак. Шул ук вакытта Казансу һәм Иделнең ачылуы көтелә.
Кискен җылыну вакытында Казансу, Киндерле, Вертлевка, Нокса һәм Коры елга кебек елгалар уза торган торак массивларда катлаулы ситуацияләр барлыкка килүе мөмкин. Су басу зонасына 592 йорт керә, анда 1620 кеше яши, шуларның 359 ы – 14 яшькә кадәрге балалар, тагын 717 е – 60 яшьтән өлкәнрәк казанлылар. 1 нче марттан Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре «куркыныч зоналарда» урнашкан йортларны әйләнеп чыктылар. Халыкка су басу вакытында үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында язылган белешмәләр таратылды, куркынычсызлыкны ничек тәэмин итәргә кирәклеге турында сөйләделәр һәм милекне иминиятләштерергә киңәш иттеләр. Белешмәлек белән сылтама буенча да танышырга мөмкин.
Халыкны вакытлыча урнаштыру өчен идарә 2352 кеше сыйдырышлы 15 пункт билгеләгән. Аерым алганда, Castro кунакханәсе 300 гә кадәр зыян күрүчене кабул итәргә әзер, ә «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ бер үк вакытта 300 кешене ашата ала. Моннан тыш, һәр районда стандарт булмаган ситуацияләргә оператив җавап бирү өчен насослар һәм башка техника белән комплектланган мобиль төркемнәр булдырыла.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы «куркыныч участоклар»ны атады. Шулай итеп, Борисоглебское һәм Коры елга торак массивларында су басу куркынычы күзәтелә, бу милекчеләрнең төзекләндерү кагыйдәләрен бозуы һәм шәхси территорияләр буенча узучы су агызу канауларын күмү белән бәйле. Суны агызып җибәрү проблемасы Дружба торак массивында да бар, бу җир асты суларының өстә урнашуы белән бәйле. Проблеманы чишү өчен яңа су агызу системасын проектлау кирәк. Шулай ук Салмачы һәм Вишневка торак массивларында Нокса елгасы ярында катлаулы ситуация барлыкка килә.
Ф.Тимурханов быел Отар торак массивындагы Центральная урамында «Имин сыйфатлы юллар» программасы буенча капиталь ремонт планлаштырылуын өстәде, биредә су агызу системалары да булдырылачак. Шулай ук Камышлы урамындагы эрегән кар суларын һәм атмосфера явым-төшемнәрен агызу өчен Шәһәрне үстерү институты идарә белән берлектә мәгълүмат һәм проект-эзләнү эшләрен башкару өчен смета әзерләгән.
21 нче марттан башлап шәһәрнең барлык районнарында язгы ташу чорына көчләрнең һәм чараларның әзерлеге тикшерелә башлый
Язгы ташуга әзерлек көз көне башлана: эшчеләр буаларны бетерәләр, ауган агачларны һәм чүп-чардан чистарталар.
«Илсур Метшин ярдәме белән «Волжская Гавань» торак комплексында су басу мәсьәләсе хәл ителде. Анда 75 кеше яши торган 27 йорт урнашкан», – диде Ф.Тимурханов. Ул 2022 елда Чебакса поселогындагы плотинада сырт һәм су агызу торбалары ремонтланганын, шулай ук Көньяк дамбаның сыртлары һәм авышлыклары ремонтланганын өстәде. Түбән Заречная дамбасында 6 нчы насос станциясендә насос агрегаты алыштырылган һәм өстәмә рәвештә дренаж суларын суырту өчен насос сатып алынган. Хәзер 8 нче дренада һәм 6 нчы насос станциясенең кабул итү бассейнында ләм ятмаларын чистарту үткәрелә. Моннан тыш, 8 нче дренаның саклау зонасындагы авышлыкларны үсентеләрдән чистарталар.
20 торак пунктта дренаж канауларын тирәнәйтәләр һәм чистарталар, ә Яшьляр урамында яңгыр канализациясен торгызалар. Шулай ук эшчеләр 33 нче Хәрби шәһәрчек урамында, Тула урамында (1 нче магистраль канауны) су үткәрү торбаларын чистарту, Кулагин урамында су үткәрү торбаларын чистарту (3 нче ачык дренаны), Чебаксада су үткәрү торбалары башларын ремонтлау буенча эшләр башкарган.
Ташуга әзерләнү кысаларында коммуналь хезмәтләр карны чыгаруны дәвам итә. Беренче чиратта кардан җир асты юллары тирәсендәге территорияләрне чистарталар, аларның су кабул итү урыннарын пычрактан һәм чүп-чардан азат итәләр. Шулай ук «Шәһәр күперләре» МУП хезмәткәрләре эрегән кар сулары тоткарлыксыз агып китә алсын өчен, кече елгалар аша күперләр янындагы территорияне куаклардан һәм чүп-чардан чистартуны дәвам итәләр.
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы сөйләвенчә, шәһәрдә дежур-диспетчерлык хезмәтләре көчәйтеләчәк, эчә торган суның сыйфатын контрольдә тотуга һәм чистарту корылмаларының торышына аерым игътибар биреләчәк. 21 нче марттан башлап шәһәрнең барлык районнарында язгы ташу чорына көчләрнең һәм чараларның әзерлеге тикшерелә башлый, шулай ук бу көннән гидрологик постларда күзәтү оештырыла: Нокса һәм Киндерле елгаларындагы су дәрәҗәсе көнгә ике тапкыр үлчәләчәк. Моңа кадәр, 15-16 нчы мартта идарә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 2023 елда язгы ташуны авариясез үткәрү мәсьәләләрен өйрәнү буенча үткәргән команда-штаб укуларында катнашачак.
Су басуга әзерлекнең иң җаваплы юнәлеше – гидротехник корылмаларның торышын мониторинглау, дип саный идарә начальнигы. Шәһәрне Идел елгасында су дәрәҗәсенең күтәрелүеннән 11 дамба, 3 яр ныгытмасы, 32,8 км озынлыктагы ике плотина, 1,03 км озынлыктагы 3 ябык коллектор һәм 7 насос станциясе саклый. Бу корылмаларның барысы да даими контроль астында, алар «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәт күрсәтүендә һәм карамагында.
Ф.Тимурханов элегрәк Казанда Болак ермагыннан Иделгә су агып төшә торган торбаны комнан чистарту турында фикер алыштылар, дип сөйләде. «Әгәр яз көне ермакта су дәрәҗәсе 52,2 метрдан югарырак булса, су Кабан күленә китәчәк, шуның аркасында 20 шәхси йорт су астында калырга мөмкин. Су торбасын чистарту суны Кабан күленә түгел, ә Иделгә агызырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп йортларны су басудан саклап калырга мөмкин», – дип аңлатты ул. Су агып төшә торган торбаны «Водоканал» чистартыр дип планлаштырыла, моның өчен 7 млн сум кирәк. Финанслау чыганагы мәсьәләсе хәл ителә.