(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Татьяна Марюхова). Бүген Казанда юлларны чокырлардан ремонтлау башлана. Беренче чиратта аны төп урамнарда, күперләрдә, юл чишелешләрендә һәм юл үткәргечләрдә үткәрәчәкләр. Хәзерге һава шартларында ремонт сумаласыман сыек асфальт ярдәмендә башкарылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов хәбәр итте.
Соңгы көннәрдә шәһәрдә уңай һава температурасы саклана, хәтта төнге сәгатьләрдә дә. «Март урталары өчен температура аномаль дәрәҗәдә югары, кар эри, һәм юллардагы җитешсезлекләр ачыла. Гадәттә, чокырларны ремонтлауны соңрак башлый идек, ләкин температура фоны юлларны ямарга мөмкинлек бирә, һәм бу зарур. Мин башларга мөмкин һәм кирәк дип саныйм», - диде Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Чокырларны ремонтлау башлану белән шәһәр халкынан, кагыйдә буларак, мөрәҗәгатьләр килә башлый, казанлылар ни өчен юл хезмәтләре шундый һава торышында эшли һәм суга асфальт җәя дип кызыксына, дип билгеләп үтте Мэр. «Беренчедән, бу вакытлыча чишелеш, ул безгә зур ремонтка кадәр юлларны яраклы хәлдә тотарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, сумаласыман сыек асфальт мондый һава шартларындагы ремонт өчен кулланыла, шуңа күрә борчылырга кирәкми», – дип аңлатты И.Метшин.
«Район администрацияләре башлыкларыннан кышкы чорда өслекләренә бик нык зыян килгән, шулай ук шәһәрлеләрдән иң күп мөрәҗәгатьләр килгән юл участокларыннан башлауларын үтенәм», – дип йөкләде шәһәр Мэры.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе искәрткәнчә, технологик таләпләр буенча +5 градустан югары температурада чокыр ремонты сумаласыман асфальт ярдәмендә башкарыла. Эшләрне төп урамнарда, күперләрдә, юл чишелешләрендә һәм юл үткәргечләрдә үткәргәннән соң белгечләр калган проблемалы участокларга керешәчәк. Ремонт эшләре 5 кв. м кадәрле мәйданлы тирән һәм авариягә китерергә мөмкин чокырларны төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. һава температурасы +10 градустан югарырак күтәрелгәч, ремонт тыгыз кайнар асфальт-бетон кулланып дәвам итәчәк.
Игорь Сәлахетдинов сүзләренчә, алдагы айларда юл оешмалары алдында барлык эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкару бурычы тора. «Без, үз чиратында, район администрацияләре белән берлектә әлеге чараларның үтәлешен тиешле контрольдә тотуны үз өстебезгә алабыз», – диде ул.