(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы март, Татьяна Марюхова). Бүген Казанда «Ел укытучысы – 2023» һөнәри осталык конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында Педагог һәм остаз елына старт бирделәр. Иң яхшы педагогны 21 яшьтән 71 яшькә кадәрге 91 финалист арасыннан сайладылар. Конкурсның абсолют җиңүчесе «Адымнар» полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина булды – ул республика этабында Татарстан башкаласы исеменнән чыгыш ясаячак. Финалистларны Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
«Сез безнең тормышта аерым роль уйныйсыз, чөнки нәкъ менә сез, кадерле укытучыларыбыз, матур һәм мавыктыргыч фән дөньясын ачасыз, талантларны барларга һәм тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итәсез, акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрәтәсез. Педагогларның һәрвакытта да аерым хөрмәт һәм абруй казанулары очраклы түгел. Мин шушы тантаналы чарада Казанда Педагог һәм остаз елын ачык дип белдерергә телим», - диде шәһәр башлыгы.
Үзенең сәламләү сүзендә шәһәр башлыгы укытучының бурычы дип үз белемнәрен һәм тәҗрибәсен тапшыру, шәхесне тәрбияләү һәм формалаштыру һәм дөньяны яхшырак итүне билгеләп үтте. Бу бик зур хезмәт һәм зур җаваплылык, шул ук вакытта педагог һөнәре даими үсеш һәм үз-үзеңне камилләштерүне таләп итә. Илсур Метшин искәрткәнчә, Казан укытучылары ел саен республика һәм федераль мәйданчыкларда шәһәрне лаеклы тәкъдим итә. «Мондый уңышлар сезнең белән горурланыр өчен тагын бер сәбәп һәм башка, үз -үзләрендә шикләнүче педагоглар өчен искиткеч үрнәк», - диде ул.
Конкурсның шәһәр этабы Казанда ноябрьдән февральгә кадәр узды. Катнашу өчен гаризалар саны узган ел белән чагыштырганда 100 гә арткан һәм 500 дән артык тәшкил иткән. Финалда 91 белем бирү учреждениесеннән 91 кеше катнаша. Иң яшь конкурсантка 21 яшь, иң өлкәненә 71 яшь. Конкурс, «Инклюзив белем бирү педагогы» дигән яңа номинацияне кертеп, 11 номинация буенча уздырыла. Катнашучылар күрсәтмә дәресләр, методик семинар, мастер-класслар үткәрделәр. «Фән укытучысы», «Педагогик дебют» һәм «Татар теле укытучысы» номинацияләрендә катнашкан конкурсантлар матбугат конференциясендә катнаштылар һәм чакырылган кунакларның сорауларына җавап бирделәр.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан мәгарифенең Татарстан мәгариф системасы өчен генә түгел, ә тулаем ил өчен дә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм шәһәр укытучыларына балалар үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу залда яшь укытучылар һәм остаз-педагоглар утыра. Конкурста иң яшь һәм иң өлкән катнашучы арасындагы аерма – 50 яшь. Сезне котлыйм һәм зур җиңүләр телим», - диде министр.
Быел конкурсның абсолют җиңүчесе булып «Адымнар» полилингваль комплексының рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Лисина танылды. «Мин эмоцияләрдән ташыйм, йөрәгем рәхмәт хисе белән тула. Конкурста мин үз фикердәшләремне очраттым. Шуны аңлау бик мөһим: син ялгыз түгел, синең белән бер юнәлештәге кешеләр бар. Конкурсны оештыручыларга, шулай ук мәктәбем коллективына рәхмәтемне белдерәсем килә. Мондый профессиональ конкурсларда җиңү – бер кешенең түгел, ә бөтен команданың җиңүе», - диде Екатерина Лисина.
«Фән укытучысы» номинациясендә икенче урынны Мәскәү районының 20 нче номерлы гимназиясеннән Ольга Соловьева, өченче урынны Казан федераль университетының IT-лицееннан Екатерина Массарова алды. Әлеге номинациядә Совет районының 156 нчы мәктәбеннән Ульяна Алексеева, Совет районының 93 нче гимназиясеннән Юлия Бирюкова, Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатыннан Денис Колесников, Яңа Савин районының 155 нче гимназиясеннән Гөлназ Ханнанова һәм Идел буе районының 186 нчы лицееннан Александр Ивашкин лауреатлар булдылар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында Яңа Савин районының 13 нче гимназиясендә укытучы Алинә Шагәрәева иң яхшысы булды. Икенче урынны Совет районының 180 нче гимназиясеннән Рамил Мозаффаров алды. Өченче урынны Совет районының 184 нче мәктәбеннән Алиса Әгъзамова һәм Вахитов районының 1 нче гимназиясеннән Гөлүзә Җәләева бүлештеләр.
«Педагогик дебют» номинациясендә беренче урынны Мәскәү районының 94 нче гимназиясеннән Алена Спиридонычева алды. Икенче урында – Яңа Савин районының 91 нче мәктәбеннән Алсу Ярунова. Өченче урынны Совет районының 11 нче номерлы «Унбер» күп профильле лицееннан Мария Волчкова һәм Идел буе районының 21 нче номерлы гимназиясеннән Карина Абаза бүлештеләр.
«Инклюзив белем бирү педагогы» номинациясендә балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм укытучылар арасында иң көчлеләрне билгеләделәр. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә инклюзив белем бирү педагоглары арасында Вахитов районының 63 нче балалар бакчасыннан Гөлназ Газимова җиңү яулады. Икенче урынны Совет районының 109 нчы балалар бакчасыннан Милана Орлова, өченче урынны Мәскәү районының 282 нче балалар бакчасыннан Лариса Ефремова алды.
Мәгариф учреждениесендә инклюзив белем бирү педагоглары арасында жюри җиңүне Идел буе районының 78 нче «Фарватер» лицееннан Зөһрә Тумакаевага бирде. Икенче урында – Киров районының 189 нчы гимназиясеннән Лилия Тугушева, өченче урында – Совет районының 111 нче мәктәбеннән Софья Лазуткина.
«Йөрәгемне балаларга бирәм» номинациясендә өстәмә белем бирү педагоглары арасында беренче урынны Вахитов районының балалар иҗат үзәгеннән Елена Деваева алды. Конкурс призерлары Совет районының 1 нче балалар сәнгать мәктәбеннән Евгения Николаева һәм Совет районының Дербышки поселогының балалар иҗат үзәгеннән Евгения Бурцев булды.
«Кеше тәрбияләү» номинациясендә Киров районының 182 нче лицееннан Эльмира Беглова җиңде. Икенче урынны Идел буе районының 139 нчы гимназиясеннән Анна Бабенко, өченче урынны Мәскәү районының 102 нче гимназиясеннән Альбина Зарипова алды.
Идел буе районының 161 нче балалар бакчасыннан Светлана Гордеева иң яхшы педагог-психолог булды. Призерлар булып Киров районының 121 нче балалар бакчасыннан Мария Тимофеева һәм Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицееннан Динә Закирова танылды.
«Педагог-ветеран» номинациясендә катнашкан иң тәҗрибәле укытучылар арасында Авиатөзелеш районының 119 нчы мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Әлфия Штукина җиңү яулады. Икенче урында – Вахитов районының 12 нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Марина Черемисова, өченче урында – Киров районының 8 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Бариева. Әлеге номинациядә Совет районының 90 нчы гимназиясенең математика укытучысы Людмила Большакова, Идел буе районының 24 нче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Терентьева, Идел буе районының 103 нче мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Валентина Голикова һәм Мәскәү районының 99 нчы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Җәфәрова лауреатлар булдылар.
«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе» номинациясендә конкурс нәтиҗәләре буенча иң көчлесе булып Киров районының 101 нче балалар бакчасында эшләүче Юлия Токмакова танылды. Икенче урында – Идел буе районының 396 нчы балалар бакчасының бала үсеше үзәгеннән укытучы-логопед Юлия Григорьева. Өченче урынны Яңа Савин районының 151 нче балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Людмила Донченко һәм Совет районының 8 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды Екатерина Иванова бүлештеләр.
Татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган төркем тәрбиячеләре арасында 272 нче балалар бакчасында эшләүче Айсинә Мөхәммәдиярова җиңү яулады. Икенче урынны Вахитов районының 41 нче мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина алды. Өченче урынны Киров районының 45 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Вәлиәхмәтова һәм Авиатөзелеш районының 366 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Галиева бүлештеләр.