(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Татьяна Марюхова). 17 нче март көнне Казан Мэриясендә югары уку йортлары һәм көллиятләрнең 30 студенты өчен стажировка программасы башлана. Проектның икенче сезонында катнашуга барлыгы 100 дән артык гариза килгән. Ике ай дәвамында стажерлар муниципалитет эше, төп проектлар һәм Казанның төп инфраструктура объектлары белән танышачак. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова хәбәр итте.
«Мин хезмәттәшләремнән бу проектка җитди карауларын һәм яшьләрнең тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлауларын сорыйм. Социаль лифтларның ничек эшләвен студентларга күрсәтү мөһим. Без яшь стажерлар өчен мөмкинлекләр ишеген бик теләп ачачакбыз. Киләчәктә алар шәһәргә файда китерер дип өметләнәм», - дип ассызыклады Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Стажировкада катнашуга иң күп гаризалар Казан федераль университеты студентларыннан килде, дип хәбәр итте Ирина Бочкова. Беренче тапкыр Мэрия стажерлары булырга Казан дәүләт ветеринария академиясе һәм Казан медицина көллияте студентлары теләде. Кандидатларның күпчелеге – 3 нче курс студентлары, әмма магистратура студентлары да бар. Көллият укучылары арасында да стажировка белән кызыксыну арта – быел катнашуга 14 кеше гариза биргән.
Ирина Бочкова сүзләренчә, студентлар Казан шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләрен яхшырту буенча үз идеяләрен тәкъдим иткән. Әйтик, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетыннан Ирина Алешина – Казанда яшьләр туризмын ничек үстерергә мөмкинлеген, ә КДЭУдан Данир Мөхәммәтҗанов шәһәрлеләр өчен цифрлы сервислар эшләү өчен шәһәр хакатонын үткәрү идеясен тәкъдим итте. Казан югары уку йортларының берьюлы 8 студенты җәмәгать транспорты маршрут челтәрен эшләү белән шөгыльләнергә әзер булулары турында белдерде, чөнки бу студентлар арасында иң актуаль мәсьәлә.
«Беренче студентлар стажировкасының уңай тәҗрибәсе Казаннан читтә дә билгеле булды. Ислам Кәримов исемендәге Ташкент дәүләт техник университеты студенты да үзенең киләчәк тормышын ТР башкаласы белән бәйләргә теләде», - дип игътибар итте Ирина Бочкова.
Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы быел стажировка программасына ике яңа трек кертелүен искәртте: медиакоммуникацияләр һәм шәһәр идарәсе. Шәһәр хуҗалыгының көнүзәк мәсьәләләре буенча лекцияләрне Башкарма комитет бүлекчәләре җитәкчеләре үткәрәчәк.