(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче март, Диана Жиленкова). 2022 елда Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 135 мең кв.м торак тапшырылган, тагын 300 мең кв.м бу елга планлаштырылган. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә районнар администрациясе башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте.
«Ике районның да динамик үсеш алуы сөендерә, – диде Мэр Илсур Метшин. - Без торак төзелешендә дә, социаль учреждениеләрне капиталь ремонтлауда һәм төзүдә дә, юл инфраструктурасында да нинди зур күләмнәр булуын күрдек».
Шәһәр башлыгы Порт урамы территориясен реновацияләүгә аерым игътибар юнәлтте, анда 1,5 млн кв.м торак, 20 балалар бакчасы, 3 мәктәп, яр буйлары, парклар һәм скверлар барлыкка киләчәк.
«Бу безнең чираттагы зур адымыбыз, аның ярдәмендә якын арада Казанга су өстендәге шәһәр статусын кайтарырга һәм зур Казан паркын – Казансу елгасы буйларын, Иделнең яр буе линиясен, Порт урамы реновациясен – үстерергә ниятлибез. Бу – без озак әзерләнгән бик мөһим проект», - диде Мэр.
Аның сүзләренә караганда, Вахитов районы шәһәр үзәге сыйфатында аерым функция башкара. Биредә югары уку йортлары, студент яшьләр, мәдәният объектлары тупланган.
«Бу шәһәрнең тарихи үзәге, ул матур архитектурага ия, ләкин югары игътибар таләп итә – монда иң иске челтәрләр, иң тар юллар, бу иң иске торак фонды, артык тыгыз юллар, шуңа күрә биредә эшләр күп булачак, без бу проблемаларны беләбез», - дип йомгаклады Илсур Метшин.
Капремонт программасына 40 тан артык күп фатирлы йорт кертелгән
Альберт Салихов сөйләвенчә, 2022 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында гомуми озынлыгы 92 км булган инженерлык коммуникацияләре төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм төзелгән.
Южно-Промышленная урамында яңа котельный төзелә, Толстой урамында булачак котельныйны проектлау дәвам итә. 33 нче Хәрби шәһәрчектә яшәүчеләр өчен дә котельный проектлый башлау планлаштырыла.
2022 елда 33 йортка капиталь ремонт ясалды, 16 фасад һәм 14 түбә яңартылды, 7 лифт алыштырылды. Яхшырту 17 мең кешегә кагылды.
Мәдәни мирас объектлары булган йортлар аерым игътибарга лаек, дип ассызыклады район хакимияте башлыгы. «Узган җәйдә Лобачевский урамында 1917 елгы шундый бер йорт төзекләндерелде. Агымдагы елның февралендә Азатлык мәйданында танылган «Миру – мир» йортын капиталь ремонтлау башланды, бер айдан соң Карл Маркс урамындагы Чекистлар йортын ремонтлый башлаячакбыз», – дип уртаклашты А.Салихов.
Ул әлеге объектлар белән бергә 2023 елда капиталь ремонт программасына 41 күпфатирлы йорт кертелүен, 49 лифтны алыштыру планлаштырылуын өстәде.
Мирный поселогында чаңгы-биатлон комплексы ачылды
2022 елда 17 социаль объект ремонтланган. «Солнечный город» микрорайонында 8 меңнән артык өлкән кеше һәм 7 мең бала өчен поликлиника филиаллары ачылды.
Вахитов һәм Идел буе районнарында шулай ук ике яңа спорт мәйданчыгы – мини-футбол кыры һәм баскетбол-волейбол мәйданчыгы пәйда булды. «Ак барс» хоккей клубы көче белән ике хоккей тартмасы ремонтланды, ә «Казэнерго» ярдәмендә Кояшлы поселогында хоккей тартмасы тәртипкә китерелде», – дип уртаклашты районнар администрациясе башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, кичә Мирный поселогында шулай ук дөньякүләм дәрәҗәдәге чаңгы-биатлон комплексы ачылган.