(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Диана Жиленкова). Казанда барлык мәктәпләр, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре террорчылыкка каршы саклану системалары белән җиһазландырылган. Мәгариф объектларында куркынычсызлык системаларының торышын мониторинглау өчен виртуаль үзәк булдырылган. Шәһәрнең социаль объектларында барлыгы 12 меңгә якын видеокамера урнаштырылган. Бу хакта Казан шәһәр Думасының Ратушада узган XXI сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Декабрьдә Татарстан Республикасы башкаласында мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрен террорчылыкка каршы саклау системалары белән тәэмин итү тәмамланды. Бүгенге көндә Росгвардия белән берлектә барлык процессларны җайга салу эше алып барыла, дип хәбәр итте Мэр.
Ул 80 мәгариф объекты кергән виртуаль мониторинг үзәге булдырылганлыгын әйтте. Махсус мобиль кушымта ярдәмендә объектның куркынычсызлык системаларының торышы турында мәгълүмат алырга, диспетчерлык хезмәтенә заявка бирергә һәм аның үтәлеше турында хисап алырга мөмкин, дип аңлатты И.Метшин.
«Без елдан-ел шәһәребезне куркынычсызрак итәргә омтылабыз, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. - Видеокүзәтү системасы 3 меңнән артык йорттагы 40 меңгә якын фатирда яшәүчеләр өчен ачык». И.Метшин меңгә якын күпфатирлы йорт «Акыллы домофон» системасы белән җиһазландырылган, дип өстәде. 800 камера – паркларда һәм скверларда, 12 меңгә якыны социаль объектларда урнаштырылган.