(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). Бүген Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин капиталь
ремонттан соң шәһәрнең Совет районы администрациясе бинасын карадылар.
Район администрациясе холлында көтү урыннары барлыкка килгән,
килүчеләр өчен электрон чират булдырылган. Төрле чаралар үткәрү өчен
зал-трансформер җиһазландырылган.
Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов
сөйләгәнчә, соңгы 5 елда районда 2,3 млн кв.м торак, 5 мәктәп һәм 15 балалар
бакчасы төзелгән. Капиталь ремонт «Сәйдәш» мәдәни үзәгенә һәм Сәетгалиев
исемендәге мәдәният йортына кагылган.
Республика һәм федераль программалар ярдәмендә 4 яңа сәламәтлек
саклау объекты, 14 парк һәм сквер барлыкка килгән, 120 км юл ремонтланган.
Визит барышында Р.Миңнеханов ветераннар – Совет районында
эшләгән иң яхшы муниципаль хезмәткәрләр белән аралашты. Ул шулай ук хөрмәтле
кунакларның электрон китабында язма калдырды һәм район хакимиятенә уңышлар
теләде, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.