(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль, Татьяна Марюхова). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Думасының XXI сессиясендә «Казан – судагы шәһәр» концепциясе эшләнүе турында хәбәр итте. Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Судноларны причалга китереп туктату өчен үсеш алган су инфраструктурасы, судагы вакыйгалар һәм җилкәнле спорт туристлар агымын ышанычлы рәвештә арттырачак, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук шәһәр икътисадына инвестицияләр җәлеп итәчәк», – дип билгеләде ул.
И.Метшин ассызыклаганча, ТР Рәисенең ярдәме белән җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш башкарылган, әмма шәһәрнең яр буе территорияләрен тәртипкә китерергә кирәк булачак. «Идел елгасының яр буе полосасының озынлыгы шәһәр чикләрендә 78 километрга якын, ә бары тик 0,5 км гына төзекләндерелгән. Казансу елгасының яр буе полосасының озынлыгы шәһәр чикләрендә 56 километр тәшкил итә, бары тик 4,2 км гына төзекләндерелгән. Тарихи яктан Казан халкы елга белән бик тыгыз бәйләнгән һәм су янында рекреациягә ихтыяҗ бар», - диде Мэр. Быел «Казансуны үстерү стратегиясе»н гамәлгә ашыру этапларының берсе кысаларында Кремль дамбасы буенча велосипед маршрутын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
И.Метшин искә төшергәнчә, 2022 елда Казанга 3,6 миллион турист килгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк. Кунакханәләрнең уртача йөкләнеше 65,2% тәшкил итте, бәйрәм көннәрендә ул 95% ка җитте. «Килүчеләр өчен булдырылган туризм шәһәр икътисадына гына түгел, ә шәһәребезнең кешелек капиталына да өлеш кертә. Уңайлы, имин, үсеп килүче шәһәрдә кунак булганнан соң, һичшиксез, аңа кире кайтырга, ә аннары бөтенләйгә күченергә теләячәкләр», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Узган ел ТР Рәис программасы буенча 1,3 миллиард сумга 10 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән. 2023 елда «Светлая долина» ТК паркында, Балыкчы бакчасында һәм Юныс мәйданында эшләр башкарылачак, Серов урамындагы бульварны һәм Горький паркының керү төркеме төзекләндереләчәк – барлыгы 726 млн сумлык эшләр планлаштырылган.
И.Метшин шулай ук Төньяк вокзал янындагы скверда «Казан – хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы урнаштырылачагын хәбәр итте. Әлеге мактаулы исемгә шәһәр Россия Президенты Указы буенча Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы елында лаек булды.