(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Юлия Летникова). Мобилизацияләнгән казанлыларның
балалары муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләрендә яңа ел
тамашаларын «Батыр» картасы буенча карый алачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
«Бәйрәмнәрне
барыннан да бигрәк балалар көтә, шуңа күрә без аларның өметләрен сындырмаска
тырышачакбыз», – диде шәһәр Мэры Илсур Метшин. Ул район администрацияләре
башлыкларына, мәктәп директорлары белән берлектә, Яңа ел алдыннан
мобилизацияләнүчеләрнең балаларына аерым игътибар бирергә кушты. «Әтиләре
вакытлыча яннарында булмаган вакытта балалар өчен матур бәйрәм оештырырга һәм
аларны игътибар белән уратып алырга кирәк», – дип билгеләде шәһәр
башлыгы.
Г.Сәгыйтова
сүзләренчә, балалар өчен яңа ел тамашалары «Әкият» курчак театрында, Яшь
тамашачылар театрында, Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театрында,
циркта һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында оештырылачак. Шулай ук
программалар мәдәният йортларында, яшьләр һәм яшүсмерләр клубларында планлаштырылган.
Чараларны «Батыр» һәм «Пушкин картасы» картасы буенча карарга мөмкин.
Узган
атнада Казан Кремленең Гавами урыннарында республиканың барлык районнарыннан
килгән балалар өчен Яңа ел тамашасы булды. Моннан тыш, сәләтле балалар һәм
мобилизацияләнгән татарстанлыларның балалары өчен традицион «Республика чыршы
бәйрәме» узды.
«Кыш
Бабайга хат» хәйрия акциясе кысаларында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләсендә
тәрбияләнүче һәм авыр тормыш хәленә эләккән балаларны сөендерә алалар. Аны
уздыру елларында 1800 балага 5 млн артык гомуми суммага кирәкле бүләкләр
тапшырылган.