(Казан шәһәре
KZN.RU, 10 нчы март). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пекиндагы кышкы
Олимпия уеннары призерлары һәм паралимпиячеләр белән очрашты. Казан Кремлендә узган чарада ТР Спорт министры Владимир Леонов
һәм Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Рөстәм
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Олимпия уеннарында нейтраль статуста чыгыш ясау
һәм дөнья җәмәгатьчелеге ягыннан басым булуга карамастан, спортчылар югары
спорт осталыгы, максатларга ирешүдә ныклык һәм җиңүгә өмет баглауларын
күрсәттеләр. «Сезнең ярдәм белән Татарстанның спорт тармагы кышкы спорт
төрләрен үстерүгә яңа этәргеч ала», – диде ТР Президенты.
Олимпиададагы
уңышлар – тренерларның, спорт федерацияләренең, клубларның һәм оешмаларның
тырыш хезмәте нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул барлык
ярышларда ярдәм күрсәткән һәм һәрвакыт янәшәдә булган
спортчыларның туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерде.
«Сезнең
өчен бөтен ил җан атты! Дөнья спорт аренасындагы югары нәтиҗәләрегез –
республика спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче 90 меңнән артык малай һәм кыз өчен
дәресләрдә тагын да тырышлык күрсәтүгә зур стимул», – дип ассызыклады Рөстәм
Миңнеханов.
Ул
республикада киләчәктә дә спорт резервының күнекмәләр процессы өчен, шулай ук
үсеп килүче буынны спортка җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудырылачак, дип
ышандырды. Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңнән артык спорт объекты эшли,
аларның күбесе дөнья стандартларына туры килә. Гамәлдәге спорт инфраструктурасы
ел саен республикада 50 дән артык эре бөтенроссия һәм халыкара спорт чараларын
үткәрергә мөмкинлек бирә. Спорт объектлары төзелеше дәвам итәчәк.
«Соңгы
вакыйгаларга карамастан, без спортчыларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә
ниятлибез. Илдә эре халыкара стартларны гамәлдән чыгару һәм Россия спортчыларын
ярышлардан читләштерү спорт тармагының төшенкелеккә бирелүенә сәбәп булырга
тиеш түгел. Без егетләрнең әзерлек дәрәҗәсен саклап калу өчен мөмкин булганның
барысын да эшләячәкбез», – диде ТР Президенты.
Ул
шулай ук Татарстан паралимпиячеләре Рушан Миңнегуловка һәм Марта Зәйнуллинага
да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сез иң югары мактауларга лаек. Безнең
спортчыларны Пекиндагы Паралимпия уеннарыннан тулысынча нигезсез рәвештә
читләштерү сезнең җиңүгә ихтыяр көчен сындырмаска тиеш. Без сезне яклау өчен
бөтен көчебезне куячакбыз һәм кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – дип
мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов атлетларга.
«Без
Татарстанны данлаучы спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз. Алда әле
сезне бик күп җиңүләр көтә. Сез киләчәктә дә безгә онытылмаслык хис-кичерешләр
бүләк итәчәксез, республика һәм илнең спорт казанышлары тарихын
тулыландырачаксыз», – дип өстәде Татарстан Президенты.
Аннары
Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга Татарстан Республикасы дәүләт
бүләкләрен тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж