(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче март). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын 8 нче Март белән котлады.
«Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Һәр ир-атның тормышында хатын-кыз әһәмиятле роль уйный. Һәм бүген, 8 нче Март көнне, мәхәббәт, матурлык һәм наз бәйрәмендә, без аеруча игътибарлы булырга, сезгә соклануыбызны һәм ихтирамыбызны белдерергә тырышабыз.
Сез үз-үзебезгә ышанырга, уңышларга ирешергә ярдәм итәсез, кайгыртуыгыз белән һәр гадәти көнне үзенчәлекле итә аласыз. Сезнең янәшәдә иң яхшысы – тагын да көчлерәк, кыю, батыр һәм сизгер буласы килә, моның өчен сезгә чиксез рәхмәтлебез.
Талантлы, эшлекле, хезмәт сөючән хатын-кызлар һәрвакыт Казанның чын байлыгы, горурлыгы һәм өмете булган. Һәм бүген шәһәребездә яшәүче хатын-кызлар Татарстан башкаласы икътисадының барлык тармакларын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.
Язгы кәеф, беренче җылы кояш нурлары, чәчәкләр хуш исе белән сугарылган бу көнне барча хатын-кызларга бәхет, шатлык һәм иминлек телим! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын һәм тормышыгызда якты көннәр күбрәк булсын!» – диелә котлауда.