(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче февраль, Алсу Сафина).
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе итеп Әмир Сафин билгеләнде.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр
итте.
«Туры килә торган кандидатны без бик озак эзләдек,
чөнки транспорт тармагы – шәһәр хуҗалыгында иң мөһим һәм динамик үсеш алучы
тармакларның берсе. Көн саен пассажирлар транспортыннан ярты миллионнан артык
казанлы файдалана», – дип билгеләде Мэр.
И.Метшин ассызыклап үткәнчә, әлеге тармак даими
игътибар һәм системалы эш таләп итә, Транспорт комитеты рәисе вазыйфасына
тиешле дәрәҗәдәге белгеч кирәк иде. Әмир Сафин ТР Төзелеш, архитектура һәм
торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында эшләгән, аннары 8 ел «Метроэлектротранс»
МУП генераль директоры урынбасары булган һәм төрле юнәлешләрне җитәкләгән. «Әлеге
тармакны эчке яктан белә торган кеше ул», – дип ышана Мэр.
«Теләсә кайсы шәһәрдә яшәү уңайлылыгы, яшелләндерү һәм
каралган урамнардан кала, җәмәгать транспортының сыйфаты белән билгеләнә.
Челтәр күбрәк, җәмәгать транспорты уңайлырак булган саен, шәһәр шулкадәргә иминрәк»,
- дип өстәде И.Метшин.
Мэр сүзләренә караганда, Транспорт комитетының яңа
рәисе алдында зур бурычлар тора, аерым алганда, бүгенге көндә яңа маршрут
челтәре эшләнә. «Хәзер без Россиянең профильле институтларыннан килгән
коллегалар белән бергә Казанның транспорт системасын үзгәртү өстендә эшлибез, -
дип сөйләде И.Метшин. – Соңгы 12 ел эчендә динамика сыйфат күрсәткечләрендә дә,
сан күрсәткечләрендә дә үзгәрде. «Салават күпере», «Весна» һ.б. яңа
микрорайоннар үсте».
Исегезгә төшерәбез, 15 ел дәвамында Транспорт комитетын
җитәкләгән Айдар Габделхаков 2021 елның маенда «Метроэлектротранс» МУП генераль
директоры итеп билгеләнде.
Белешмә
Сафин Әмир Наил улы 1984 елның 15 нче апрелендә
Казанда туган.
2006 елда «финанслар һәм кредит» юнәлеше буенча В.В.Куйбышев
исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
2008 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелештә икътисадый
анализ һәм планлаштыру бүлегенең I разрядлы өлкән белгече булып эшли.
2008 елның сентябреннән 2010 елның сентябренә кадәр – ТР
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелештә икътисадый
анализ һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты.
2010 елның сентябреннән 2012 елның маена кадәр – ТР Төзелеш,
архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының икътисад идарәсенең төзелештә
икътисад һәм бәя кую бүлеге башлыгы урынбасары.
2012 елның маеннан 2013 елның июненә кадәр –
«Метроэлектротранс» МУП генераль директорының төзелеш буенча ярдәмчесе.
2013 елның июненнән октябрь аена кадәр –
«Метроэлектротранс» МУП генераль директорының икътисад буенча урынбасары.
2013 елның октябреннән 2020 елның июленә кадәр –
«Метроэлектротранс» МУП генераль директорының юл һәм төзелеш буенча урынбасары.
Бүләкләре: ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты (2011 ел), Казанның «Метроэлектротранс» МУП
Рәхмәте (2012 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау грамотасы (2013
ел), «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» медале
(2015 ел),
Казан шәһәренең «Киров һәм Мәскәү районнары
администрациясе» МКУ Мактау грамотасы (2015 ел), ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм
социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы (2016 ел), ТР Министрлар Кабинеты
Рәхмәте (2017 ел), ТР Президенты Рәхмәте (2018 ел), ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы
министрлыгының Мактау грамотасы (2019 ел).
«Татарстан Республикасының 3 класслы дәүләт гражданнар
хезмәте киңәшчесе» класс чины бар.
Өйләнгән, кызы бар.