(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы февраль). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Ломжа һәм Юлиус Фучик урамнары киселешендәге метрополитенның икенче линиясен төзү барышы белән танышты.
Төзелеш эшләренең барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Биредә тоннель үткәрү комплексы җир өслегенә чыкты, Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участок тоннеле төгәлләнде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов «Казметрострой» АҖ хезмәткәрләре белән аралашты.
Шулай ук төзелә торган метро белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәракшин танышты.
Искәртеп узабыз, Казан метрополитенының икенче линиясе шәһәрнең биш районын тоташтырачак: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров. 5,37 км озынлыктагы беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» эш атамалары астындагы дүрт станцияне үз эченә ала. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкына әлеге станцияләрнең даими атамаларын сайларга тәкъдим итте. Сораштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча 2021 елда экспертлар – туган якны өйрәнүчеләр, архитекторлар, культурологлар һәм башка белгечләр катнашында түгәрәк өстәл узды. Белгечләр атамаларны сайлаган вакытта аларның конкрет локацияләргә бәйлелеге мөһим роль уйный дигән нәтиҗәгә килделәр.
Тавыш бирү ике этапта узды – иң элек барлык теләүчеләр исем вариантларын тәкъдим итә алдылар. Алар Казан һәм Татарстан тарихының барлык чорларын, әһәмиятле вакыйгаларын, шәһәр үсешенә өлеш керткән танылган кешеләрнең, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләренең исемнәрен, җирле гореф-гадәтләрне һәм бәйрәмнәрне, топонимнарны чагылдырырга тиеш иде. Иң популяр вариантлар өчен икенче этап кысаларында тавыш бирергә мөмкин иде – интернет-тавыш бирү 7-11 нче февральдә узды.
Билгеләп үтик, Казан метросы пассажирлар арасында популяр. Транспортның әлеге төре узган ел иң зур ихтыяҗ булган электр транспорты төре булды, аның өлешенә шәһәр эчендә пассажирлар йөртүнең гомуми күләменең 14% ы туры килә. 2020 ел белән чагыштырганда метро пассажирларының саны 29,6% ка арткан. Бүген метрополитенның бер линиясендә 15 поезд йөри.
Видеорепортаж