(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль). Бүген Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казанның «Унбер» күп
профильле лицеенда булдылар. Киңәшмәдә шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры
Илсур Һадиуллин, мәгариф учреждениесе директоры Алмаз Хәмидуллин катнашты.
Лицей 2021 елның 1 нче сентябрендә «Арт Сити» торак комплексында ачылды.
Уку йортында укучылар халыкара дәрәҗәдәге сыйфатлы белем алалар. Игътибар
укучыларны һәрьяклап үстерүгә бирелә. Бүгенге көндә биредә 949 бала белем ала.
«Унбер» алты көнлек уку атнасында математика, лингвистика,
химия-биология һәм гуманитар юнәлешләр буенча бер сменада эшли. Учреждение
директоры Алмаз Хәмидуллин хәбәр иткәнчә, лицейда идарә итүнең мәгълүмати
системасы һәм үзенең мобиль кушымтасы кертелә. Ул укучыларга өстәмә мәгълүмат
алырга, ә укытучыларга һәм ата-аналарга оператив рәвештә хезмәттәшлек итәргә ярдәм
итәчәк.
Татарстан Президентына лицейның эш дәверендә күп кенә чаралар уздырылуы,
шул исәптән татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары циклы турында
сөйләделәр (аның кысаларында педагоглар туган телне укыту тәҗрибәсе һәм аны
өйрәнүдә инновацион эшләнмәләр белән уртаклаштылар).
ТР Президенты уку классларын, китапханәне, актлар залын, бассейнны һәм
ашханәне карады. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов лицей укытучылары белән очрашты.
Педагогик коллектив Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән
(Санкт-Петербург, Ульяновск, Самара, Яр Чаллы, Түбән Кама, АКШ, Колумбия,
Казахстан) чакырылган тәҗрибәле укытучылардан тора. Аларның күбесе бөтенроссия
һәм халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж