(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Алинә Бережная). Быел Казанда 2 нче һәм 16 нчы номерлы шәһәр хастаханәләрендә капиталь ремонт башланачак, шулай ук «Солнечный город», «Станция Спортивная» торак комплексларында поликлиниканың филиаллары файдалануга тапшырылачак, Константиновка поселогында амбулатория ачылачак. Бүген Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә медицина инфраструктурасын үстерү турында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде. Утырыш Ратушада уза.
Шәһәрдә медицина учреждениеләрен төзүгә һәм модернизацияләүгә зур игътибар бирелә, дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул соңгы биш елда шәһәрдә берничә медицина учреждениесе төзелүен һәм яңартылуын искәртте. Ә 2021 елда Балалар республика клиник хастаханәсе каршындагы Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге ачылды һәм 7 нче шәһәр хастаханәсенең Дәвалау-тернәкләндерү үзәге төзелеше тәмамланды.
Якын арада 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсе территориясендә перинаталь үзәк төзелеше башланачак, ул йөкле хатын-кызларга һәм яңа туган балаларга медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Мэр.
Узган ел Балалар республика клиник хастаханәсен капиталь ремонтлау тәмамланды, хәзер өч эре медицина үзәген – сугыш ветераннары өчен госпитальне, КФУның һәм Төбәкара клиник-диагностик үзәгенең медсанчастьләрен ремонтлау дәвам итә.
Инде быел ук Гаврилов урамында 480 урынга исәпләнгән балалар хастаханәсе, Дәрвишләр бистәсендәге балалар поликлиникасы, «Салават Күпере» һәм «Весна» торак комплексларында өлкәннәр поликлиникалары төзелешен башлау планлаштырыла.
«Бу балаларның да, өлкәннәрнең дә сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән моңарчы күрелмәгән карарлар», – дип ассызыклады шәһәр Мэры.
Илсур Метшин медицина хезмәткәрләренә пандемия белән көрәшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «2740 табиб һәм шәфкать туташы йогышлы госпитальләрдә эшли. Бүген алар башкарган эшләр – чын батырлык ул», – дип ассызыклады ул. Казан Мэры үз сәламәтлекләре өчен дә, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеге өчен дә җаваплылык күрсәткән шәһәрлеләргә рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә коронавирустан вакцинаның беренче компоненты белән өлкән халыкның 81% ы прививка ясаткан, шул исәптән 69,5% ы – 60 яшьтән өлкәнрәк шәһәрлеләр.
Шәһәр башлыгы медикларга түләүсез нигездә ярдәм күрсәткән бизнес вәкилләренең ярдәмен дә билгеләп үтте. Әйтик, табибларны чакыруларга илтү өчен «Яндекс. Такси» 75 машина, «Ситимобил» 70 машина, «КАН АВТО» һәм «ТрансТехСервис» автосалоннары 23 автомобиль биргән. Татарстан Республикасы Президенты карары буенча Казанның Сәламәтлек саклау өлкәсе өчен 123 автомобиль сатып алынган.