(Казан
шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль, Дмитрий Никитин). Узган ел Казанның Вахитов һәм
Идел буе районнарында каты коммуналь калдыклар җыю һәм туплау өчен 10 мәйданчык
оештырылган иде. Быел тагын шундый 5мәйданчык
барлыкка киләчәк. Ә Старые Горки поселогында яшәүчеләр өчен җәмәгать киңлеге
булдыру күздә тотыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Мэры Илсур
Метшинга Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат
Закиров хәбәр итте.
Узган ел
Мирный, Старое Победилово, Әмәт, Плодопитомник, Старые Горки поселокларында
каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм туплау өчен 10 мәйданчыкка бетон җәелгән иде.
Якын арада Плодопитомник, Медгородок-3, Старое Победилово, Мирный һәм Лазурная
урамнарындагы торак массивларда биш контейнер мәйданчыгы урнаштырылачак.
Первомайский
поселогы өчен, узган ел җәйге яңгырлар яву вакытында су басу очракларын
булдырмау максатыннан, су китү канавын киңәйтү буенча проект документациясе
эшләнде. «Тарихи су юлы чистартылачак, киңәйтеләчәк һәм ныгытылачак. Бу
участоктагы эшләргә керештек инде», – дип ассызыклады М.Закиров.
Моннан тыш,
сигез торак массивтагы 33 урамда 540
светодиод ут урнаштырганнар. Быел тагын 101 ут баганасы урнаштыру
планлаштырыла.
Казан
Мэрына доклад белән мөрәҗәгать барышында район администрациясе башлыгы Парин
урамындагы (Старые Горки поселогы янындагы) территориягә игътибар итте. «Без
шәһәр халкыннан бу урында мәгариф учреждениесе төзүне сорап бик күп
мөрәҗәгатьләр алдык. Кызганычка каршы, гамәлдәге законнар кысаларында биредә
социаль объектлар төзү әлегә мөмкин түгел. Әмма бу территория өчен аны яшел
зона дип танучы норматив документлар кабул ителгән, димәк, киләчәктә биредә
парк яки җәмәгать киңлеге барлыкка килергә мөмкин», – дип хәбәр итте ул.