(Казан
шәһәре KZN.RU, 14 нче февраль). Быел Казанның Вахитов һәм Идел буе
районнарындагы 34 мәктәптә, 44 балалар бакчасында һәм 3 өстәмә белем бирү
учреждениесендә ремонт үткәреләчәк. Эшлекле дүшәмбе вакытында шәһәр Мэры Илсур
Метшинга социаль инфраструктура үсеше турында район администрациясе башлыгы
Марат Закиров сөйләде.
Мәгариф
учреждениеләре очраша торган иң кискен проблемаларны түбәләрне, эвакуация юлларын
ремонтлау, тәрәзәләрне, күләгә ясаучы конструкцияләрне алыштыру, пандуслар
урнаштыру программалары хәл итә, дип ассызыклады район администрациясе башлыгы.
М.Закиров
хәбәр иткәнчә, узган ел 9040 укучы өчен 11 мәктәп ашханәсе һәм 3938 укучы өчен
6 спорт залы ремонтланган. Быел 6 азык-төлек блогында һәм 3 спорт залында
ремонт үткәреләчәк.
ТР
Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән Идел буе
районында 18 нче номерлы гимназиядә 10 мең кв. м мәйданлы өстәмә корпус төзелә,
ул уку йортының сыйдырышлылыгын 300 урынга арттырачак.
«Хәзер
Казанның төрле районнарында мәктәпләр һәм балалар бакчалары җитмәү проблемасы
кала, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Бүгенге көндә Салмачы поселогында 173 нче
номерлы мәктәпнең өстәмә корпусы проектлана, ул укучылар санын 390 кешегә кадәр
арттырырга мөмкинлек бирәчәк».
Район
хакимиятендә Казанда яңа мәктәпләр төзү өчен «М14» микрорайоны, Гәрәев һәм
Павлюхин урамнары өстенлекле урын булып тора, дип билгеләп үттеләр.
Мәктәпкәчә
белем бирү турында сөйләгәндә, М.Закиров 2021 елда «Солнечный город»
микрорайонында 150 урынлык 4 нче номерлы балалар бакчасының икенче бинасы
ачылуын әйтеп узды. Моннан тыш, ике мәктәпкәчә учреждение капиталь ремонттан
соң ишекләрен ачты: Вахитов районында 120 урынлык 15 нче номерлы балалар
бакчасы һәм Идел буе районында 270 урынлык 362 нче номерлы балалар бакчасы.
Быел өч балалар бакчасын капиталь ремонтлауга керешү планлаштырыла: 163, 260
һәм 42 нче номерлы балалар бакчалары, дип хәбәр итте район администрациясе
башлыгы.
«Солнечный
город» микрорайонындагы балалар бакчасының яңа бинасыннан тыш, быел балалар һәм
олылар поликлиникаларының филиалларын ачу планлаштырыла. «Халык медицина
учреждениеләрен ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Яңа филиаллар 9 меңнән артык
өлкән кешегә һәм микрорайонда яшәүче 7 мең балага хезмәт күрсәтә алачак», - дип
сөйләде Марат Закиров.