(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар, Ксения Швецова).
Февральдә Казанда «Водоканал» МУП өченче төньяк коллекторын реконструкцияләүгә
керешәчәк. Ремонт челтәрләренең гомуми озынлыгы 2,3 км дан артып китәчәк.
Реконструкцияне авария коллекторындагы җимереклекләрне катлауландыра –
проблемалы участокларны алыштыруга аларны төзәткәннән соң гына керешергә
мөмкин. Хәзер аварияне бетерү эшләре бер үк вакытта дүрт участокта алып барыла.
Шуларның берсендә – Чистай урамы буенча – Казан Мэры Илсур Метшин булды.
«Инде февраль аенда ук канализация коллекторын капиталь ремонтлау
башлана, бу шәһәр өчен зур эш, – диде Мэр. – «Водоканал»га, киләсе 50 елда бу
участокларда проблемалар белән бүтән очрашмас өчен, мөмкин кадәр кыска вакыт
эчендә барысын да яхшы сыйфат белән башкарып чыгу бурычы куелды».
Заманча технология торбаларга кимендә 50 ел хезмәт
итәргә мөмкинлек бирәчәк
«Без полимер җиңсә заманча технологиясен кулланырга планлаштырабыз. Бу –
полимер яки, халык телендәгечә әйтсәк, эпоксид сумала белән сеңдерелгән
калынлыгы 3-5 см булган махсус тукыма, – дип аңлатты «Водоканал» МУП директоры
Андрей Егоров.– Бер җиңсәнең озынлыгы 50-дән 70 м га кадәр. Ягъни һәр 50-70 м
саен чокыр ясалачак, җир астына җиңсә салыначак, аннары ул су ташкыны белән
тигезләнәчәк һәм булган барлык бушлыкларны тутырачак. Полимеризациядән соң
коллекторның яңа участогы әзер булачак, эшчеләр икенчесенә күчәчәк». Эшләрне
этаплап башкару нәтиҗәсендә зур участоклар казырга кирәк булмаячак, шул рәвешле
инфраструктураны максималь рәвештә саклап калып булачак, дип өстәде А.Егоров.
Мондый метод бөтен дөньяда күптән кулланыла. Казанда шундый ук ысул
белән 1000 м га якын канализация торбалары ремонтланган, аларны эксплуатацияләү
срогы – 50 ел.
Эшләр уздыру өчен подрядчыларны конкурс барышында сайлаячаклар. Тулаем
алганда, «Водоканал» инвестпрограммасы буенча коллекторны реконструкцияләүгә
1,6 млрд.сум бүлеп биреләчәк, беренче этап 400 млн сумга төшәчәк.
Коллекторның аерым участокларын ремонтлау юлларны вакытлыча ябып тору
белән бергә алып барылганга күрә, И.Метшин бу хакта шәһәрлеләргә алдан хәбәр
итү зарурлыгына игътибарны юнәлтте. «Реконструкция объектлары тирәсендә –
транспорт, җәяүлеләр, автомобильләр, торак фонд, бизнес, шуңа күрә биредә
яшәүче һәм эшли торган казанлылар белән эшне аңлашып алып бару бик мөһим, – дип
ассызыклады шәһәр башлыгы. – Әгәр юллар ябылса, җәмәгать транспорты хәрәкәте
үзгәрәчәк, бу хакта барысының да алдан белеп торуы зарур».
Реконструкция өч этапта үткәреләчәк. Беренче этапта Чистай урамы буенча
(Меридиан урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр) 760 метр озынлыктагы участок
ремонтланачак. Икенче этап Ямашев проспектындагы 850 метр озынлыктагы участокта
(Адоратский урамыннан алып Амирахан урамына кадәр), өченчесе Әмирхан урамындагы
700 метрлы участокта (Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр) узачак.
Әзерлек эшләре: җимерелүләрне бетерү, агынтыларны суырту,
торбаүткәргечләр салу һәм вакытлы канализация-насос станцияләре төзү
Реконструкция алдыннан беренче чиратта авария хәлендәге барлык
участокларны бетерүне таләп итә торган зур әзерлек эшләре бара. 10 ел эчендә
өченче төньяк коллекторда 41 җимерелү булды, шулардан 26-сы 2021 елда һәм
агымдагы елның гыйнвар аенда. Хәзерге вакытта аларның барысы да диярлек
бетерелгән, авария эшләре бер үк вакытта дүрт участокта алып барыла. Әйтик,
бүген шәһәр Мэры булып кайткан Чистай урамы буенча урнашкан «Стамбул» скверы
янындагы җимерелү урынында ныгыту эшләре тәмамланып килә, аннары чиратта –
бетон эшләре, дип сөйләде «Водоканал» директоры Андрей Егоров.
Мэр авария эшләрен гыйнвар ахырына кадәр тәмамлау бурычын куйды.
Тимер-бетон коллекторның яше – 36, мондый объектлар өчен бу күп түгел,
аны тапшырганда эксплуатацияләү срогы 50 елга исәпләнгән булган. Әмма заманча
химик матдәләр йогынты ясаган, дип аңлатты А.Егоров. «Коллекторның эш вакытын
исәпләгәндә, берничә елдан соң тимер-бетонга агрессив тәэсир итүче көнкүреш
химиясе барлыкка киләчәген исәпкә алмаганнар. Моннан тыш, канализациядә күкерт
һәм теонит бактерияләре яши, алар күкерт кислотасы эшләп чыгара, бу шулай ук
җимерелүгә китерә, – диде ул. – Соңгы 10 елда шәһәрнең барлык коллекторларында
меңгә якын шундый авария булды».
Чистай урамындагы коллекторда авария эшләре тәмамлангач, 28а, 43-нче һәм
54-нче номерлы автобусларның элекке хәрәкәте торгызылачак.
Реконструкция эшләре җирле халыкка берничек тә тәэсир итмәячәк – алар су
белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча барлык хезмәтләрдән
тулысынча файдаланачак.
«Беренче этап февральдән августка кадәр, икенчесе апрельдән июльгә кадәр
узачак. Барлык эшләр дә параллель рәвештә алып барылачак, ә тәмамланганнан соң
төзекләндерү яңадан башкарылачак», – дип билгеләп үтте «Водоканал» директоры.
Колекторның таушалган участокларын алыштыру алдыннан өске суларны
суыртырга, вакытлы торбаүткәргечләр һәм вакытлы канализация станцияләре төзергә
кирәк булачак.
«Совет коммуналь мирасының ныклыгы запасы бетеп бара,
федераль программа кирәк»
Мэр Казанның су канализация хуҗалыгының начар хәлдә булуын билгеләде. «Челтәрләрнең
күпчелек өлеше инде искергән. Кызганычка каршы, челтәрләрне капиталь ремонтлау
шәһәр үсеше, яңа йортлар төзү артыннан өлгерә алмый, – диде ул. – Без күп эш
башкардык инде: әйтик, яңа «Заречная» канализация-насос станциясе төзедек, ул
безгә файдалануга тапшырыла торган торак һәм социаль объектлар санын арттырырга
мөмкинлек бирде. Әмма бу проблемаларны комплекслы хәл итү өчен җитәрлек түгел.
Бу тишекләрне ямау белән бер, федераль программа кирәк».
Коммуналь челтәрләрнең искерү проблемасы барлык Россия шәһәрләре өчен
актуаль, дип өстәде И.Метшин. «Совет коммуналь мирасының ныклыгы запасы бетеп
бара, шуңа күрә моңа ил масштабларында игътибар итәргә кирәк. Без хөкүмәт
ярдәменә өметләнәбез, – диде ул. – Торакны капиталь ремонтлау башланганчы бу
проблема да күтәрерлек түгел иде, әмма федераль, республика һәм шәһәр
бюджетларының уртак тырышлыгы белән без кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртә
алдык. Монда да шулай булыр дип өметләнәбез».
Исегезгә төшерәбез, тулаем Казан буенча 2,5 мең км артык канализация
челтәре салынган, аларның тузу дәрәҗәсе 50%-тан артып китә. Елына эре
коллекторларда 50-дән артык җимерелү була.
Өченче төньяк коллекторның озынлыгы – 8 км, торбалар диаметры – 1400-дән
2000 мм. га кадәр. Ул 1985 елда, Дәрвишләр бистәсен дә кертеп, Яңа Савин һәм
Совет районнары агынтыларын җыю һәм чыгару өчен төзелә.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин һәм Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы
Фәнис Нурмөхәммәтов катнашты.