(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алинә Бережная). Бүген дүртенче
чакырылыш Казан шәһәр Думасының VII сессиясе утырышында Татарстан башкаласы
Мэры Илсур Метшин Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә зур өлеш керткән
казанлыларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды.
ТР Президенты Указы белән, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте
һәм һөнәри эшчәнлегендәге казанышлары өчен, торак-коммуналь хуҗалыкны һәм тышкы
төзекләндерү буенча шәһәр программаларын гамәлгә ашыруда техник күзәтчелек
хезмәте директоры вазыйфасын башкарган Асия Гудзь «Фидакарь хезмәт өчен» медале
белән бүләкләнде.
Шулай ук Илсур Метшин Казан шәһәр Думасы секретаре
Альбина Рафиковага, Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгының беренче
урынбасары Андрей Яковлевка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Моннан
тыш, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән Габддулла
Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Рәмзия
Закирҗанова, Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе
аппараты җитәкчесе Данил Зыятдинов, «Казгражданпроект» институты директоры
Илдар Фазылҗанов бүләкләнде.
Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм
нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать
эшлеклесе» мактаулы исеме Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы
Лилия Таһировага бирелде.
«Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү
билгесе белән Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев
бүләкләнде. Илсур Метшин ассызыклаганча, ул шәһәрнең спорт тармагы үсешенә
бәяләп бетергесез өлеш керткән. «Бу бүләкне яшәү дәверендә легенда булган
кешегә тапшыру безнең өчен зур дәрәҗә һәм горурлык. Сез сәнәгатьтә башладыгыз,
дәүләт куркынычсызлыгы органнарында, Татарстан Дәүләт Советында эшләдегез һәм,
әлбәттә, «Рубин» футбол клубының иң танылган Президенты булдыгыз, – дип
мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Александр Гусевка. – Сез безнең данлыклы команда
белән бергә чемпионлыкны яуладыгыз. Сез бүген дә ветераннар оешмасы кырында һәм
футбол федерациясе рәисе сыйфатында актив эшлисез, балалар өчен күп нәрсә
эшлисез».
Александр Гусев ассызыклаганча, бүген Казан үзгәргән,
һәм бу күпчелек шәһәр җитәкчелегенең казанышы. «50 ел элек Башкарма комитет
җитәкчесе Александр Бондаренко кабинетында мин Казанны үзгәртеп кору эскизларын
күрдем һәм бу фантастика дип уйладым. «Мин ышанам ки, чынбарлык көткәннән дә
узып китте», – дип билгеләп үтте ТР футбол федерациясе рәисе.
Шулай ук «Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь
хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән Казан Башкарма комитеты Аппаратының
Җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек
мәсьәләләре идарәсенең әйдәп баручы белгече Эльмир Ибраһимов бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казан шәһәре халкының
санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен «Казан шәһәре
файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән
Казанның дезинфекция станциясенең профилактика дезинфекциясе бүлеге мөдире
Евгения Шарапова бүләкләнде.
«Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы
хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе белән шулай ук Казан җылылык челтәрләре –
«Татэнерго» АҖ филиалы директоры Әсхәт Шаһанов та бүләкләнде. Бүләк аңа
күпьеллык намуслы хезмәте һәм энергетика тармагын үстерүгә керткән өлеше өчен
тапшырылды.
Профессиональ эшчәнлектәге казанышлары һәм нәтиҗәле
хезмәте өчен Казан Мэрының рәхмәт хатын «ЮИТ Казан» ҖЧҖ генераль директоры
Владимир Сорокин алды.