(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Алинә Бережная). Казан үзенең истәлекле
урыннары буенча Instagram да туры эфирлар сериясен эшләтеп җибәргән беренче
Россия шәһәре булды. Бер ай эчендә шәһәрнең иң яхшы экскурсоводлары уздырган
экскурсияләр белән һәм милли кухня ризыкларын әзерләү буенча мастер-класслар
белән социаль челтәрнең 80 меңнән артык кулланучысы танышкан. Иске Татар
бистәсе буйлап экскурсия иң популяры булды. Шәһәрне алга этәрергә ярдәм итә
торган онлайн-проектлар турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны
үстерү комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.
19 июньдә «Казанны ач» проекты тәмамланды
Ай дәвамында Instagramда шәһәр һәм төп истәлекле урыннар буенча 7
экскурсиянең турыдан-туры эфирлары, шулай ук милли ризыклар әзерләү буенча 3
мастер-класс басылып чыкты. Дарья Санникова хәбәр иткәнчә, һәр эфирдан соң
бүләкләр уйнатылды, ә проект тәмамланганнан соң төп приз – 2 көнгә әзер
программа белән Казанга сәяхәт тапшырылды. «Без шәһәрнең иң яхшы
экскурсоводларын чакырдык һәм һәр эфирны партнерларыбыздан бүләкләр белән
тәэмин иттек. Хәзерге вакытта барлык эфирларны карау саны – 80 меңнән артык, бу
туристлар ягыннан безнең шәһәргә һәм кухняга карата зур кызыксыну турында
сөйли. Мәгълүмати постларны һәм сторизларны исәпкә алып, гомуми колачлау 302
мең кеше тәшкил итте», – дип сөйләде Дарья Санникова.
Иң күп карауларны, 20 меңнән артык, Иске Татар бистәсе буенча экскурсия
җыйган. Популярлык буенча икенче локация – Кремль яр буе. Казан Кремле өченче
урында.
Барлык эфирлар JoinPro проектының Instagram-битендә сакланган һәм ачык.
Якын арада алар шулай ук Казан туризмын үстерү комитетының YouTube-каналында
барлыкка киләчәк.
Казан
#ПокажиРоссию онлайн-проектында катнашуын дәвам итә
18-нче июльгә кадәр #ПокажиРоссию проекты дәвам итәчәк. Татарстан
башкаласыннан анда 13 җәмәгать туклануы йорты катнаша – бу рестораннар,
кафелар, барлар. Конкурста катнашу өчен шәһәр кунакларына һәм халкына кыска
креатив ролик төшерергә һәм #ПокажиРоссию, #VisitTatarstan, #DiscoverKazan
хештеглары белән TikTok платформасына чыгарырга кирәк. «Видео тематикасы теләсә
нинди булырга мөмкин: Казанда нәрсә карарга, кая барырга, кайда тәмле ашарга.
Басылып чыккан роликлар Татарстан башкаласына барырга җыенган кешеләр өчен чын
чек-бит булачак», – дип сөйләде Дарья Санникова һәм акциядә катнашу кафе һәм
рестораннарга үз биналарына өстәмә игътибар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, ә
Казан өчен бу үзенең гастрономик төрлелеген күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек
булачак, дигән ышаныч белдерде.
Моннан тыш, Russia travel каналында (Россия буенча сәяхәтләр турында
Ростуризм проекты) бүгенге көнгә Казан турында блогерлар белән өч видеоролик
урнаштырылган.
Казан Мэры Илсур Метшин Казан турында социаль челтәрләр аша мөмкин кадәр
күбрәк сөйләргә чакырды. Шәһәр башлыгы фикеренчә, бу шәһәрнең туристлык җәлеп
итүчәнлеген арттыра. Казан турында сөйләргә кирәк, шул исәптән социаль
челтәрләрдә. Бу бигрәк тә яшьләр аудиториясе өчен кирәк, аның өчен интернет
мәгълүмат алу өчен бердәнбер мәйданчык булып тора», – диде шәһәр башлыгы. Шул
ук вакытта ул Казан буйлап виртуаль сәяхәт чынбарлыкка алмаш булмаячагына өмет
белдерде.