(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь, Алинә Бережная). Сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар атнага берничә тапкыр Казан спорт комплексларында
шөгыльләнә алачак. Аларның иминлеге өчен алар белән профессиональ тренерлар
эшләячәк, шулай ук волонтерларны җәлеп итү планлаштырыла. Район
администрацияләре башлыклары Казан Мэры Илсур Метшиннан мондый үзәкләр булдыру
өчен тиешле урыннар табарга йөкләмә алды инде. Моннан тыш, шәһәрнең уңайлы
мохите картасын булдыру эше башланды. Бу хакта бүген Ратушада Казан шәһәр
Думасының VII сессиясендә билгеле булды.
«Безнең бурыч – шәһәр халкын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләргә аңлау белән карарга өйрәтү. Мондый катлаулы ситуациядә
мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар бәхетле тормыш белән
яшәүләрен дәвам итәргә тиеш, ә без аларга бу эштә ярдәм итәргә, аларның бу
проблема белән берүзе генә булмавын күрсәтергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур
Метшин.
Инвалидлыгы булган кешеләр өчен уңайлы шартлар тудыру буенча халыкара
алдынгы тәҗрибә инде өйрәнелә. Аерым алганда, Израильдә инклюзив белем бирү
үзәге үрнәк итеп алынды. Мондый объектларны һәр районда, хәтта шәһәр
микрорайонында да төзү планлаштырыла. «Район башлыклары булачак үзәкләр өчен
урыннар эзли инде, без моны тормышка ашырырга тиеш», – диде Илсур Метшин.
Казанда уңайлы
мохит картасын булдыру буенча эш
дә башланды – анда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен
кулай булган урыннар күрсәтеләчәк. Бу эшне Казан шәһәр Думасы депутаты,
үзенчәлекле бала әнисе Далия Гайнанова җитәкли. Ул хәбәр иткәнчә, эшкә
мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары актив кушылган, инициатив төркем
төзелгән. «Без килгән беренче объект Мәрҗани урамы булды – шәһәр үзәге,
туристларны җәлеп итү урыны, ләкин биредә уңайлы тирәлек турында сүз дә була
алмый», – дип сөйләде Далия Гайнанова, Камал театрының шулай ук уңайлы мохите
юк – мәдәният учреждениесенә керү юлында пандуслар юк, дип өстәде.
Депутат ассызыклаганча, шәһәр буенча мондый урыннар күп, шуңа күрә
инициатив төркем эшенә ул карталар төзү өчен мәгълүмат җыюда ярдәм иткән
волонтерларны җәлеп итәргә тәкъдим иткән. Барлык мәгълүматлар район
администрациясенә тапшырылачак. «Берүзем кырда сугышчы түгел, мин ялгызым бөтен
шәһәрне уза алмаячакмын, бу эшкә волонтерлар җәлеп итү яхшы булыр иде. Әниләр
хәтта эсседә дә үз балалары белән чыгарга әзер, бу инициативаны исәпкә алу
мөһим», – дип билгеләде депутат. Әниләр өчен үз чиратында глэмпинглар булдыру
мөмкинлеге карала, анда психологлар өлкәннәргә ярдәм итә алыр иде. Планда шулай
ук сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары өчен
бердәм юридик база булдыру, моннан тыш, ата-аналарга махсус балалар киемнәре сатып
алган өчен компенсацияләр бирү мөмкинлеге өйрәнелә.
Далия Гайнанова билгеләп үткәнчә, шәһәрдә сәламәтлеге мөмкинлекләре
чикләнгән балаларга көндезге тору үзәкләре челтәрен үстерү планлаштырыла.
Әйтик, Зәкиев урамында Совет районында коррекцион
балалар бакчасы ачылды, анда 25 бала
йөри торган 9 төркем эшли.
Исегезгә төшерәбез, Казанда ике
спорт комплексы төзү
планлаштырыла, анда бары тик сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар гына
шөгыльләнәчәк. «Бу ике спорт үзәге уңайлы мохит белән генә түгел, ә
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кирәкле барлык нәрсәләр – укытылган
тренерлар, волонтерлар, җиһазлар белән дә булачак», – диде шәһәр башлыгы.