(Казан
шәһәре KZN.RU, 13-нче июль, Алена Мирошниченко). Бүген казанлыларны Татарстан
Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары - Татарстан Республикасы
Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир
Жаворонков чираттагы тапкыр су коенудан тыелырга чакырды. Башкарма комитетта
атна саен уздырыла торган штаб утырышында ул шәһәрдә коронавирус инфекциясе
таралу вәзгыятенең киеренке булуын искәртте. Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп
үткәнчә, сәламәтлек саклау һәм сәламәт җәмгыять формалаштыру өлкәсе узган
атнада тәкъдим ителгән «2020-2025 антивирус стратегиясе»нең беренче планына
чыгарылган.
11-нче июльгә Россия Федерациясендә 727 меңнән артык
коронавирус инфекциясе очрагы ачыкланган, шул исәптән Татарстан Республикасында
- 4997, 2499 очрак Татарстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәге
лабораториясендә расланган.
Россия Федерациясендә үлем очраклары саны 11 меңнән
артып киткән, Татарстанда - 23 кеше, шул исәптән 7-се - казанлы.
«Шәһәрнең сәламәтлек саклау системасы штат режимында
агымдагы эпидемия ситуациясе вәзгыяте буенча эшли. Казан поликлиникаларында һәм
стационарларында планлы дәвалау һәм диагностика чаралары үткәрелә», - дип хәбәр
итте В.Жаворонков.
Ул башкаланың Сеченов университетында иреклеләр
катнашында 18-нче июньдә башланган COVID-19 вакциналарын сынау тәмамланды, дип
җиткерде. Сынаулар препаратның куркынычсызлыгын раслаган, ирекле кешеләр
үзләрен яхшы хис итә. Препаратны эшләүнең алга таба планын Гамалея исемендәге
эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге - уйлап чыгаручы билгелиячәк.
В.Жаворонков шулай ук хәзерге вакытта
Роспотребнадзорның чит илдән килгән гражданнар өчен обсервация режимын
бетерәчәк рәсми документы көтелүен җиткерде.
«Пандемия һәм COVID-19 белән бәйле барлык мәсьәләләр
безне халыкның сәламәтлеген саклау мөһимлеге турындагы фикерләрдә ныгытты. Бу,
һичшиксез, төп кыйммәтләр. Хәзер авыруның алга таба таралуына юл куймау буенча
зур эш башкарыла», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.